Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кар машиналарын йөртүчеләр игътибарына

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе 2015 елның 19 гыйнварыннан "Снегоход-2015" профилактик операциясе игълан итә.

Әлеге чара кар мототранспортының юл иминлеге таләпләренә ярашлы булу-булмавын һәм алардан файдаланганда техник иминлекне булдыруны максат итеп куя. Операция барышында кар машиналарының рәсми теркәлгән һәм йөртүчеләренең хокуклары булуга игътибар ителәчәк. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартыла.

Бу операциядә дәүләт техник күзәтчелеге инженер-инспекторлары, ЮХИДИ һәм ГИМС хезмәткәрләре катнашачак.

"Снегоход" операциясе 2015 елның 20 февраленә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев