Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле якташлар,Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелемнән бөтенхалык бәйрәме - Җиңү көне белән тәбрик итәм! Бу Россиянең төп бәйрәме. Һәр россиян өчен якын, дәүләтебез көче һәм дәрәҗәсе, халык һәм армия өчен горурлык бәйрәме. Без һәрвакыт яу кырыннан кайта алмаучыларны, ирегебез, тынычлык һәм гаделлек, бөек илебезнең бәхетле киләчәккә хокукы өчен башларын салганнарны хәтердә тотарбыз. Чын...

Сезне чын күңелемнән бөтенхалык бәйрәме - Җиңү көне белән тәбрик итәм!
Бу Россиянең төп бәйрәме. Һәр россиян өчен якын, дәүләтебез көче һәм дәрәҗәсе, халык һәм армия өчен горурлык бәйрәме.
Без һәрвакыт яу кырыннан кайта алмаучыларны, ирегебез, тынычлык һәм гаделлек, бөек илебезнең бәхетле киләчәккә хокукы өчен башларын салганнарны хәтердә тотарбыз.
Чын батырлык һәм героизм үрнәге күрсәтеп, кеше чыдый алмаслык тырышлык бәрабәренә Җиңү коралы чүкегән тыл хезмәтчәннәре дә мәңге хәтердән чыкмас.
Сезнең алдыгызда башыбызны түбән иябез, хөрмәтле ветераннар! Тыныч күгебездә бары тик җиңү салюты гөрелтеләре генә ишетелсен, җиңүчеләрнең күкрәгендәге орден-медальләрнең ялтыравыгы тоныкланмасын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз Бөек Җиңүгә лаеклы булсын, аталарыбыз, бабаларыбыз батырлыгы турында хәтер мәңге җуелмасын.
Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер, тынычлык телим.
С.Батин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев