Җитәкче яшел үзәнлеләрне кабул итте
Бүген Яшел Үзәндә монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Респуликасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел халыкны кабул итте.
Әлеге идарә хезмәткәрләре безнең шәһәргә еш киләләр һәм күп инстанцияләрдә йөреп арып туйган кешеләр сорауларына җавап табарга булышалар. Бу юлы кабул итүгә шәһәрдә яшәүче бер пенсионер авылда ферма төзү өчен җир участогы алуга кагылышлы гозере белән килгән иде. Әлбәттә, бу кеше УФАС хезмәткәренә килеп җиткәнче күп каршылыклар белән очрашкан булган инде. Очрашуга килгән тагын бер эшмәкәр дә чиновникны сорауларга "күмде". Төйнәлгән "төенне" чишү өчен УФАС хезмәтенә ярыйсы гына тырышырга туры килмәгәе. Павел Козел үз чиратында бу гозерләрнең барысының да контрольгә алыначагын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев