Исерек кайда – фаҗига шунда
Кичә, 14 апрель көнне Туктарово урамындагы 5нче йортта ир-ат мәете табыла.
Әлеге, сәрхүшләр даими җыелып, ни янса шуны эчеп күңел ачу урынына әйләнгән фатир күптән якын-тирәдә яшәүчеләрнең күңеленә шом салып торган инде. Андый урында фаҗига озак көттерми шул ул. Бу юлы да даруханәдән алынган, составында спирт булган, сәрхүшләр теле белән әйткәндә "фанфорик"лар белән сыйланганнан соң, әлеге ир-атның йөрәге тибүдән туктый. Даруны стаканлап күпме эчәргә була? Аңа нинди организм түзсен?! Фатирның ишеге ачык, кем тели шул керә. Күрәсең, шешәдәшләре таныш сукмакны онытмаганнар, мәетне алып киткәч тә шунда җыелышканнар. Нәтиҗәдә шырпымы, тәмәкеме кебек ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән саксыз куллану аркасында, фатирда янгын чыккан һәм аның эче яшәргә яраксыз булып янып беткән. "Яшел елан" белән дус булганнар шундый фаҗигале хәлләрдән тиешле гыйбрәт алып, акылга килсен иде. Дөньяга исерек караш аркылы багып яшәүчеләрнең берсе дә матур киләчәкне күргәне юк әле. Сак булыгыз!
Гөлнара ВӘЛИЕВА.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев