Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиребезнең кислород чыганагын саклыйк!

Урманнар, посадкалар яныннан узып барганда һәркем «Урманнарны янгыннан саклыйк!» дигән такталарга игътибар итәдер. Аларга ияләнеп беттек диярлек, шуңа андагы лозунгның мәгънәсенә төшенмибез кебек. Гәрчә коры, җилле көнне урман читенә атып калдырылган тәмәке төпчеге дә гасырлар буе үскән яшеллекне юкка чыгарырга сәләтле. Халкыбызда «Бурдан кала, уттан - юк» дигән әйтем нәкъ...

Урманнар, посадкалар яныннан узып барганда һәркем «Урманнарны янгыннан саклыйк!» дигән такталарга игътибар итәдер. Аларга ияләнеп беттек диярлек, шуңа андагы лозунгның мәгънәсенә төшенмибез кебек. Гәрчә коры, җилле көнне урман читенә атып калдырылган тәмәке төпчеге дә гасырлар буе үскән яшеллекне юкка чыгарырга сәләтле. Халкыбызда «Бурдан кала, уттан - юк» дигән әйтем нәкъ менә шул хакта. Чөнки янгын агачларга гына түгел, андагы барлык тереклеккә зыян сала. «Кызыл әтәч»тән соң күп җәнлек-кошлар куышын югалта, бу урыннарда озак еллар җиләк-гөмбә булмый, агач-куакларны зарарлый торган гөмбәчекләр таралып, ут тимәгән территорияләргә дә күчә.
Яшел зоналарда ут-күз чыгуга төп сәбәпче - кеше үзе. Табигать кочагында ял, аучылык вакытында ул учагын сүндерми калдырырга, кәгазь кисәкләре, тәмәке төпчеге, пыяла шешәләрне җыймый китәргә мөмкин. Статистика урман янгыннарының зур өлешенең ял, бәйрәм көннәренә туры килүен дәлилли. Аучылык вакытында да мылтыктан чыккан пуля бөкесе ут чыгуга сәбәп була ала.
2013 елның 15 апреленнән 31 октябренә кадәр Татарстанда янгын куркынычы сезоны игълан ителгән. Бу вакыт арасында урман хуҗалыгы һәм полиция хезмәткәрләре көн саен урманнарны, авыл җирлекләре һәм бакчачылык җәмгыятьләрен йөреп чыга. Республика гражданнары да әлеге сезон барышында урманнар өчен үз җаваплылыгын тоярга тиеш. Җаваплылык дигәндә янгын очракларын күреп, гадәттән тыш хәлләр органнарына хәбәр итүне генә түгел, гомумән, яшел зоналарда ут-күз чыгу очракларын булдырмауны да күздә тотарга кирәк.
Шул уңайдан, көзге яңгырлар башланганчы яки кар төшкәнче урманнарда, агач кискән урыннарда, шулай ук кипкән үләндә һәм агач төпләрендә учак кабызу катгый тыела. Моны бары тик туфракның минерал катламыннан чистартылган, һәр ягыннан 0,5 метрлы полоса калдырылган махсус мәйданчыкларда гына башкарырга мөмкин. Андый урыннарда да учакны тулысынча сүндереп (туфрак белән каплап яки су сибеп) китү зарур. Янып торган учакка шырпы, тәмәке төпчеге, пыяла савыт-шешәләр ату тыела. Моннан тыш урманда пиротехника, бөкеле пулясы булган мылтык кулланмаска кирәк. Республикабызда яшәүчеләр табигатьне көнкүреш, төзелеш, сәнәгать калдыклары, янучан сыекча һәм башка төр чүп-чар белән пычратырга ярамавын да истән чыгармаса иде.
Бу кагыйдәләр белән санлашмаган гражданнарны Россия Федерациясенең Административ һәм Җинаять кодекслары буенча җәза көтә. Әйтик, административ кануннар нигезендә урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен кисәтү яки 1,5-2,5 мең сум (гражданнарга) штраф яный. Вәкаләтле затларга бу - 5-10 мең, ә юридик затларга 30-100 мең сум булып төшәчәк. Урманда кипкән ботак, чирәм, агач һ.б яндырган гражданнарны 2-3 мең сумлык штрафка тартулары ихтимал. Административ кодекс юридик затларга мондый хокук бозу очраклары өчен 50-120 мең сум штраф түләтүне күздә тота. Янгын чыгу куркынычы зур булган сезонда җәза күләме берничә тапкырга арта.
Урман - шау-шулы шәһәрдән килеп, иркенләп ял итә торган урын. Урманнарны планетабызның «яшел үпкәсе» дип тә атыйлар. Чөнки алар углекис газларын йотып, җир шарын кислородка баета, ультрашәмәхә нурлардан саклый. Җитештерү күләменең, транспорт санының елдан-ел артуын исәпкә алсак, агачларга ихтыяҗ да берничә тапкырга үсәргә тиеш. Шуңа планетабызның кислород чыганагын саклыйк, янгын сәбәпле юкка чыгуына этәргеч булмыйк!
Ләйсән Закирова,
«Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев