Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илнең Баш Кыш бабае Яшел Үзәндә

Илнең Баш Кыш бабае Яшел Үзәндә 17 декабрьдә Яшел Үзәндә искиткеч күңелле вакыйга булды. Тирә-юнь аклыкка күмелеп, Яңа елга әзерләнеп йөргән мәлдә Яшел үзәнлеләр Великий Устюгтан килгән илнең Баш Кыш бабае белән очрашты. Россиянең Баш Кыш бабае белән бергә шәһәргә Татарстанның Баш Кыш бабае да килгән иде. Аларны, бөек Тукаебыз...

Илнең Баш Кыш бабае Яшел Үзәндә
17 декабрьдә Яшел Үзәндә искиткеч күңелле вакыйга булды. Тирә-юнь аклыкка күмелеп, Яңа елга әзерләнеп йөргән мәлдә Яшел үзәнлеләр Великий Устюгтан килгән илнең Баш Кыш бабае белән очрашты. Россиянең Баш Кыш бабае белән бергә шәһәргә Татарстанның Баш Кыш бабае да килгән иде. Аларны, бөек Тукаебыз әкиятләрендәге Шүрәлеләр һәм Су анасы белән бергә, атаклы Кырлай урманнарының төрле җәнлекләре һәм кыргый хайваннары озатып йөрде.


Әлифел ТАРАЗОВА

Бәйрәм тантаналары иртәнге сәгать 11дә Горький исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданнан башланып китте. Шәһәр предприятие һәм учреждениеләренең Кыш бабайлары һәм Кар кызлары, мәдәният сарае янында җыелып, Ленин урамы буйлап шәһәрнең төп чыршысы куелган мәйдан ягына 700 метр чамасы араны, көн салкынча һәм җил булуга карамастан, шәһәр халкына онытылмаслык гүзәл мизгелләр бүләк итеп, җәяү үтте.
Шәһәрнең төп чыршысы басып торган «Родина» мәдәният сарае каршындагы мәйданда Россиянең һәм Татарстанның, шәһәрнең барлык Кыш бабайлары бергә җыелды. Шәһәр Кыш бабайларының парадына йомгак ясалды һәм Россиянең Баш Кыш бабае җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Кыш бабайларның мондый үзенчәлекле парады Яшел Үзәндә инде икенче ел рәттән үткәрелә. Былтыр шундый парадта предприятие һәм учреждениеләрдән 22 Кыш бабай катнашкан булса, быел аларның саны 60ка якын. Быел бу төр парадта Гран-прига 5нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Кыш бабае лаек дип табылды. Дистәләгән Кыш бабайны, Кар кызларын бергә күрү, алар белән чыршы тирәсендә җырлы-биюле уеннарда катнашу бәйрәмгә килгән олысының, кечесенең кәефен күтәрде.
-Күктән йолдызлар алып бирүемне таләп итмәгез, - диде илнең Баш Кыш бабае, балаларның теләк-үтенечләре язылган хатларны кабул итеп алганда. - Машина, фатир, затлы тун, компьютер да сорамагыз. Мәктәптә төпле белем алып, Ватанга армый-талмый хезмәт итсәгез, тырышып, намус белән эшләсәгез, барысы да булыр сезнең.
Кыш бабайлар шулай ук «Маяк» укыту-өйрәтү спорт комплексында балалар арасында Яңа ел уенчыкларын ясау буенча үткәрелгән бәйгегә йомгак ясауда катнашты, җиңүчеләргә бүләкләр өләште.
Соңыннан илнең һәм Татарстанның Баш Кыш бабайлары «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы» ачык акционерлык җәмгыятендә «Великий Устюг» исемен йөртәчәк яңа кораб төзелешен карады, эшче-хезмәткәрләр белән очрашты һәм, корабны тизрәк төзеп бетереп, файдалануга тапшыруларын, Яңа елда һәркайсыбызның изге теләкләре тормышка ашуын, табыннарның муллык белән тулып торуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: