Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике көндә 17 беркетмә төзелгән

ГИМС хезмәткәрләре "Юка бозга керү куркыныч!" дип кисәтеп торуларына карамастан, балык тотучыларның ул бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Алар балык тоту кебек мавыгуларны гомерләре исәбенә куя. Һәм юкка... Хәзер иң куркыныч вакыт. Өстәвенә, законнар да катгыйланган.

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, - дип сөйли бу уңайдан 8нче янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре Резидә Йосыпова. - Хәзер су объектларында боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган очракта боз өстенә керүчеләргә 1500-2000 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин. Вазифадагы затлар өчен ул - 5 меңнән 7 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә. Норматив-хокукый актларга нигезләнеп, махсус төзелгән группалар рейдлар уздырып йөри.

Белгечләр билгеләвенчә, Иделдә боз әлегә ахыргача катып җитмәгән. Паром кичүе дә гадәти режимда эшли. Шуңа карамастан, ерак кына түгел юка боз каплаган култыкларда балыкчылар балык тота. МЧС хезмәткәрләрен күргән экстремаллар качып котылырга тырыша. Белгечләр фикеренчә, кеше авырлыгына чыдый торган боз катламы күлләрдә - 7 сантиметрдан артыграк, елгаларда 12 сантиметрдан ким булмаска тиеш.

- Менә яр буенда боз калын, аз гына ераграк китсәң - юк, - дип аңлата балыкчыларга ГИМСның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев. - Моннан ике көн элек кенә Минзәлә районында ике балыкчы боз астына китеп һәлак булды. Алар да боз калын дип уйлагандыр.

ГИМС инспекторлары һәм янгын сагы хезмәткәрләре балыкчылар белән әңгәмәләр уздыралар, аңлаталар. Тәртип бозучыларга беркетмәләр төзелә. Нәтиҗәдә ике көндә генә дә 17 беркетмә төзелеп, административ комиссиягә тапшырылган.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда коткару хезмәтенә 01 телефонына яисә 112 номеры белән мобиль телефонга шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев