Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике бәйрәм бергә

Серголылар язның иң матур аен ел саен үзенчәлекле итеп уздыра. Бәйрәмнең берсе узып өлгерми, алар Җиңү көнен билгеләргә җыела. Җомга көнне предприятиенең яңартылган Дан галереясы янында узган тантанада хезмәт алдынгыларын котладылар. Тантана заводның шефлыкка алган 11нче һәм 14нче мәктәп укучылары чыгышларыннан башланып китте. Берләшмәнең генераль директоры Радик Хәсәнов Дан галереясына...

Серголылар язның иң матур аен ел саен үзенчәлекле итеп уздыра.

Бәйрәмнең берсе узып өлгерми, алар Җиңү көнен билгеләргә җыела. Җомга көнне предприятиенең яңартылган Дан галереясы янында узган тантанада хезмәт алдынгыларын котладылар.
Тантана заводның шефлыкка алган 11нче һәм 14нче мәктәп укучылары чыгышларыннан башланып китте. Берләшмәнең генераль директоры Радик Хәсәнов Дан галереясына быел исемнәре кертелгән хезмәт алдынгыларын һәм олуг ветераннарны котлап, предприятиенең икътисадый хәле дәүләт заказларына бәйле булса да, традициягә әйләнгән һәр чараның билгеләнмичә калмавын, хезмәткәрләрнең үз бурычларын намус белән үтәвен ассызыклады. Ул, шушы көннәрдә генә завод белән Кытай Республикасы арасында үзара хезмәттәшлек уңаеннан, мөһим килешү төзелүен әйтми уза алмады.
Серголыларны һәм ветераннарны муниципаль район башлыгы Сергей Батин да котлады.
Соңыннан бөтен җыелучылар завод каршындагы Җиңү монументына чәчәк бәйләмнәре, веноклар салды.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X