Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүчеләр, сезнең өчен!

2013 елның 9 Маенда совет халкының фашистлар Германиясен җиңүенә 68 ел тула. Әлеге бөек датага багышлап ЯҮМР башкарма комитеты махсус 374нче карарын кабул итте һәм анда бәйрәм планы да тасвирланган. Яшел Үзән районы территориясендә барлыгы 243 сугыш ветераны һәм инвалиды, 3927 тыл ветераны яши. ЯҮМР җитәкчелеге инициативасы белән бәйрәм көннәрендә...

2013 елның 9 Маенда совет халкының фашистлар Германиясен җиңүенә 68 ел тула. Әлеге бөек датага багышлап ЯҮМР башкарма комитеты махсус 374нче карарын кабул итте һәм анда бәйрәм планы да тасвирланган.
Яшел Үзән районы территориясендә барлыгы 243 сугыш ветераны һәм инвалиды, 3927 тыл ветераны яши.
ЯҮМР җитәкчелеге инициативасы белән бәйрәм көннәрендә Бөек Ватан сугышында катнашучы, сугыш инвалиды һәм әлеге категориягә тигезләшүчеләр (барлыгы 390 кеше) җирле бюджеттан 1,5 мең сум акча алачак. Яшел Үзән районы предприятиеләре сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә өстәмә түлиячәк. Ликвидацияләнгән предприятие ветераннары да игътибардан читтә калмаячак. Барлык учреждениеләрдә һәм оешмаларда, сугыш ветераннарын котлап, төрле дәрәҗәдә чаралар уздырыла.
2013 елның 23 апрелендә районда «Георгиевская ленточка», «Я помню! Я горжусь!» бөтенроссия акциясе башланып китте.
8 майда
20.00 - шәһәр фонтаннарын ачу тантанасы;
9 майда
8.00 - «Родина» мәдәният сарае янында Бөек Ватан сугышы ветераннары җыела. Аларны, махсус транспортка утыртып, артистлар белән бергә Гоголь, Иван Заикин, Ленин урамнары аша Җиңү мәйданына китерәләр;
8.30 - җыелган халык ветераннарны алкышлап каршы ала; хәрби комиссар парадның әзерлеге турында хәбәр итә. ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе чыгышы;
9.00 - хәрби берләшмәләр һәм яшьармеецлар парады; тантана «Жди меня!» сәхнәләштерелгән композиция белән төгәлләнә;
9.30-12.30 - Мәңгелек утка чәчәкләр сау;
13.00 - Театр мәйданында («Родина» мәдәният сарае каршында) - асфальтта рәсем ясау бәйгесендә, спорт эстафетасында, традицион Җиңү марафонында җиңүчеләрне котлау;
Шәһәр күле буенда
11.00 - сәүдә рәтләре эшли;
12.00 - «Аҗаган» уены форматында күп этаплы мәктәп эстафетасына старт бирелә;
13.00 - «Арагви» кафесында ЯҮМР башкарма комитеты ветераннарны кабул итә;
13.00 - «Тегермән» кафесы янында солдат кухнясында тәмле ботка пешә;
3нче гимназия янында «Василий Теркин привалы» - фольклор ансамбльләре чыгышы, баян белән җырлар;
13.00-15.00 - судомоделистлар чыгышы;
Бу көнне Горький исемендәге һәм «Родина» мәдәният сарайлары, тарихи-мәдәни мирас музее үзләренең ишекләрен барлык теләүчеләр өчен ача, керү ирекле. Программада экскурсияләр, концерт программасы, яраткан кинофильмнар;
17.00 - шәһәр күле буенда кичке музыкаль программа;
22.00 - бәйрәм салюты.
Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X