Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Җиңүчеләр билгеле

«Яшел Үзән» газетасының «Вконтакте» төркемендә һәрдаим комментарийлар язучыларны билгеләп, бүләкләячәкбез дип хәбәр иткән идек. Һәм менә нәтиҗә ясар чак та җитте.

Нинди генә яңалык, хәбәр язып элсәк тә, аның астында Гөлназ Минһаҗева үз фикерен белдермичә калмый. Ул гел безнең белән актив элемтәдә тора. Шулай ук Норлаттан штаттан тыш хәбәрчебез Розалия Ибраһимова да теләк тәкъдимнәрен, киңәшләрен язып тора. Әлбәттә, актив төркемдәшләребез бу ике кеше белән генә чикләнми. Матур итеп шигырь язып куючыларның да булуы куандыра. Барчагызга да зур рәхмәт. Ә инде алдан хәбәр иткән "Яшел Үзән" газетасының икенче ярты еллыгына подписка белән Гөлназ Минһаҗева һәм Розалия Ибраһимова бүләкләнә. Урррра!!! Шушы җиңүегез белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә бездән аерылмассыз дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев