Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, Хәрби-Диңгез флоты көне белән сезне!
Бәйрәм турында кызыклы фактлар.
- Күпләр Россиянең хәрби-диңгез флоты тарихы Петр I хакимлеге чорыннан башланган дип саный. Чынлыкта, беренче хәрби кораб аның әтисе Алексей Михайлович патшалыгында төзелә. Корабның рәсми туган көне 1668 елның 19 мае. «Орел» горур исемен йөртүче 22 пушка белән коралланган судно сәүдә корабларын Каспий диңгезе буйлап озатып йөрү өчен билгеләнә.
- Кара диңгез флоты моряклары үзләренең бәйрәмнәрендә ак төстәге парад формасы кияләр. Башка флот вәкилләреннән аермалы буларак, аларның чалбарлары да ак төстә.
- Күпләр Хәрби Диңгез Флоты көнен, аның рәсми булмаган исеме дип уйлап, Нептун көне белән бутый. Дөреслектә болар икесе ике бәйрәм. Соңгысының тамырлары, беренче тапкыр экваторны кичкән моряклар өчен багышлау йоласын уздыру кебек күптәнге диңгез традициясенә барып тоташа. Әлеге буталчык Советлар Союзында Нептун көнен Хәрби Диңгез Флоты көне белән бер вакытта уздырылуы белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев