Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕНЕҢ НИГЕЗЕ – ХЕЗМӘТТӘ

Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз - әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә. Озак еллар мәктәп җитәкчесе булып эшләү дәверендә, миңа...


Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз - әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә.

Озак еллар мәктәп җитәкчесе булып эшләү дәверендә, миңа укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү юнәлешендә үткәрелгән күп кенә яңалыкларны тормышка ашыру бәхете эләкте. Мәктәбебезнең 120 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән фермасында укучылар белән эшне оештыру, куяннар һәм кош-корт асрау, колхоздан арендага җир кишәрлекләре алып, үсемлекчелек белән шөгыльләнү, хезмәт тәрбиясенә нигезләнеп, яшь буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне күздә тоткан эшләр булды.
Ләкин хезмәт тәрбиясе юнәлешендә мәктәпкә нинди генә яңалыклар кертелмәсен, алар бер максатка - Җир-анага, туган туфракка, авыл хуҗалыгы һөнәрләренә тирән мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Бүген җәмгыятьтә бара торган яңалыклар, авыл мәктәбе алдына яңа проблемалар куйды:
• беренчедән, ничек итеп җирнең чын хуҗаларын әзерләргә?
• икенчедән, ничек итеп авыл хуҗалыгында эшләүче эшмәкәрләрнең яңа буынын формалаштырырга?
Әлеге актуаль проблемаларны түбәндәгечә хәл итәргә тырышабыз.
Барыннан да элек, традицион формада: мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыру, укучыларны хезмәт бригадасы эшчәнлегенә җәлеп итү, дәресләрдә һәм класстан тыш эшләр аша балаларга хезмәт тәрбиясе бирү.
Инновацион форма - «Яшь фермер» программасын агротехнологик юнәлештә профильле укытуны оештыру.
Хезмәт тәрбиясе бирү төп фәннәрне укыту процессы белән тыгыз бәйләнештә бара. Без укыту программаларына нигезләнеп алып барыла торган һәр эш кешеләргә файдалы булсын дип тырышабыз. Укучыларыбыз ясаган төрле инвентарьларны һәм носилкаларны мәктәп яны тәҗрибә участогы эшен оештыруда файдаланабыз, ә сыерчык оялары бакчаларга куела. Кышкы чорда, тәҗрибә участогында эш булмаган чакта, балалар мәктәп остаханәсендә ремонт эшләре белән шөгыльләнә, төрле әйберләр ясый.
Беренче карашка, бик гади, ләкин ифрат та кирәкле хезмәт тәрбиясе элементына - үзе укый торган классны, мәктәп территориясен чиста тоту максатыннан, мәктәбебез педагогик коллективы үз-үзенә хезмәт күрсәтүне оештыруга зур әһәмият бирә. Сыйныф бүлмәләрендә - йөзләгән бүлмә гөле, аларны тәрбияләү укучыларыбызның күз уңында. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтүне оештыру, ялгыз һәм өлкән яшьтәге авылдашларга булышу укучылар үзидарәсе органнары аша башкарыла.
Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге - коллективыбыз горурлыгы. 2,7 га мәйдан биләгән тәҗрибә участогында җиләк-җимеш бакчасы, теплица, географик мәйданчык урнашкан яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, су кертелгән, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Әлеге «хезмәт лабораториясе»н без 20 ел дәвамында сафка бастырдык.
База предприятиебез булган «Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе белгечләре биремнәре буенча кырчылык бүлегендә төрле тәҗрибәләр үткәрәбез. Анда бодай, борчак, тары, арпа, солы, рапс, арыш, көнбагыш, карабодай, ә яшелчә кишәрлекләрендә кишер, суган, кызыл чөгендер, помидор, кабак, кәбестә, салат һ.б. үсә. Чәчәкләр дә зур урын алып тора.
Мәктәп яны тәҗрибә бакчасындагы күпкырлы нәтиҗәле эш тәҗрибәле педагог, биология укытучысы Р.Шакиров тарафыннан оештырыла.
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
Укыту-тәҗрибә участогындагы төп эшләрнең берсе - әлбәттә, авыл хуҗалыгы буенча тәҗрибәләр үткәрү. Тәҗрибәләр һәм тикшеренүләрнең темалары күптөрле. Мәсәлән, узган уку елында VIII сыйныф укучылары - «Чөгендернең үсешенә өстәмә тукландыруның тәэсире», ә тугызынчылар исә «Бәрәңгедән югары уңыш алу өчен минераль ашламаларның оптималь күләмен ачыклау» дигән темаларга тикшерү эшләре алып барды.
Укыту-тәҗрибә кишәрлегендә һәр сыйныф өчен - аерым эш мәйданы. Башлангыч сыйныфларга аерым кишәрлек бүлеп бирелде. Башлангыч класс укытучылары җитәкчелегендә балалар төрле авыл хуҗалыгы культураларының үсешен күзәтә, гади тәҗрибәләргә таянып, аларны ничек карарга, үстерергә кирәклегенә өйрәнә. Класста чүлмәкчекләргә утыртылган үсентеләрнең шытып чыгуын күзәтү балаларда танып белү, соклану, шатлану хисләрен уята.
II сыйныф укучылары үзләренә бөркетелгән түтәлләрдә кишерне сирәкләп үстерүнең уңышка бәйлелеген өйрәнә, ә көз җиткәч, алар нәтиҗә ясый. III сыйныфтагылар исә катлаулырак тәҗрибәләр үткәрә. Әйтик, алар берничә вариантта помидорның ян сабакларын сынруның уңышка ничек тәэсир итүен өйрәнә. Ә дүртенчеләр бәрәңге үстерү серләренә төшенә, кура җиләге кишәрлеге, чәчәклекләр дә алар карамагында.
V сыйныф укучылары уздырган тәҗрибәләрнең эчтәлеге ботаника фәненең укыту программасына нигезләнә: балалар үсемлекләр органнарының төзелешен, аларның ничек үрчүен өйрәнә.
«Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе агрономы И.Әюпов һәм биология укытучысы Р.Шакиров җитәкчелегендә укучыларыбыз соңгы ике елда мәктәп яны тәҗрибә бакчасында «Микроашламаларның бодай чәчүлекләре үсешенә һәм уңышына тәэсире» дигән тема буенча тикшерү эше үткәрде. Моның өчен тәҗрибә участогында 12 кв. м мәйданда җир бүленеп бирелде. Контроль һәм тәҗрибә мәйданчыклары тиешле агротехнологик таләпләрдән чыгып эшкәртелде. «Микромак АБ» препараты белән эшкәртелгән тәҗрибә кишәрлегендә үсентеләр иртәрәк тә шытып чыкты, контроль участокка караганда уңышы да 36 процентка югарырак булды.
Тәҗрибә бакчасыннан җыеп алынган уңыш мәктәп ашханәсенең еллык ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә җитә. Калган яшелчә, җиләк-җимешне һәм үсентеләрне сатудан кергән акча мәктәпнең махсус счетына күчерелә һәм тәҗрибә участогы өчен җиһазлар сатып алуга, укыту кабинетларын җиһазлауга һ.б. максатларга тотыла.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатудан кергән керем мәктәпне матди яктан тәэмин итүдә төп чыганак булып тора. Үз акчабызга компьютер классын җиһазладык. Ел да мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча ремонт эшләре үткәрәбез, теле- һәм мультимедиа җиһазлар һ. б. сатып алабыз.
Яшь буынны хезмәткә әзерләү максатыннан укучыларның хезмәт бригадасы эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирәбез. Мондый хезмәт бригадасы аша эшне оештыру балаларны масса төсендә авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендәге хезмәткә әзерләүгә ярдәм итә.
«Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе белән мәктәп арасында килешү нигезендә, укучылар, агрокомпания кырларында һәм терлекчелек комплексларында эшләп, беренче хезмәт күнекмәләре ала.
Октябрь ае урталарында мәктәптә һәр елны «Сөмбелә бәйрәме» үткәрелә. «Сөмбелә бәйрәме» бездә укучылар хезмәт бригадасының һәм мәктәбебез яшь натуралистларының еллык эшенә нәтиҗә ясау чарасы да булып тора. Бәйрәм көнне мәктәп фойесындагы дистәләгән өстәлдә тәҗрибә бакчасында үстерелгән төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш, һәр классның тирән эчтәлекле күзәтү көндәлекләре, үткәрелгән тәҗрибәләрне тасвирлап язылган язмалар һәм бик күп чәчәкләр куела. Балалар үзләренең хезмәт бәйрәменә хезмәт алдынгыларын һәм ветераннарны, «Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе белгечләрен, ата-аналарны кунак итеп чакыра. Бу бәйрәмдә хезмәттә күркәм уңышларга ирешкән укучыларга, классларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
Узган ел мәктәбебез Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган мәктәп яны тәҗрибә участоклары конкурсында җиңеп чыкты һәм 100 мең сум күләмендәге грантка ия булды. Әлбәттә, әлеге грантны, беренче чиратта, мәктәп яны тәҗрибә бакчасы ихтыяҗын канәгатьләндерү, аның матди-техник базасын яңарту өчен файдаландык. Яңа төр инвентарьлар, җиһазлар, тәҗрибәләр үткәрү өчен башка кирәк-яраклар сатып алынды.
Ата-аналар, укучылар һәм укытучылар белән киңәшеп, без авыл хуҗалыгы өлкәсендә ала торган белемнәр чыганакларын киңәйтергә булдык. Шуңа да бездә өлкән сыйныф укучылары өчен «Яшь фермер мәктәбе» уңышлы гына эшләп килә. «Крестьян-фермер хуҗалыгын алып бару нигезләре» программасы нигезендә укучыларыбыз шәхси һәм фермер хуҗалыкларын оештыру, маркетинг, агрономия, ветеринария, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгы машиналары төзелешен, терлекчелек нигезләрен өйрәнә. Бу эштә безгә Татарстан агробизнес һәм кадрлар әзерләү институтының ярдәме бик зур. Алар безне укыту-методик ярдәмлекләр белән тәэмин итеп тора, производствога өйрәтү мастерын курсларына чакыра. «Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе ике яклы килешү нигезендә безгә гамәли дәресләр үткәрү өчен техника, ягулык-майлау материаллары бирә, трактор йөртергә өйрәтү өчен тәҗрибәле механизаторларны остаз итеп беркетә. Укучыларыбыз «Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе полигонында югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ия булган чит ил авыл хуҗалыгы техникасы белән таныша. Агрокомпаниянең техниканың соңгы казанышларына нигезләнеп төзелгән терлекчелек комплексларына ясалган экскурсияләр дә балалар күңелендә тирән эз калдыра.
Мәктәбебездә агротехнологик профиль юнәлешендә укыту өчен тиешле шартлар тудырылган. «Яшь фермер» программасы буенча эшебезне Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев тә яклап чыккан иде. Мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясендә минем «Авыл мәктәбендә хезмәт тәрбиясе бирүнең инновацион алымнары» дигән чыгышымны тыңлаганнан соң, ул мәктәбебезгә МТЗ-82 тракторы бүләк итте.
Инновацион белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәктәпләр конкурсында җиңеп чыккан өчен бирелгән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентлары грантлары мәктәбебезнең матди-техник базасын ныгытуга, беренче чиратта, агротехнологик укыту кабинетларын җиһазлауга, аларның потенциаль мөмкинлекләрен үстерүгә тотылды. Боларның барысы да белем сыйфатын тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен хезмәт итә.
Яшьләрне җирдә эшләргә, агробизнес белән шөгыльләнергә, катлаулы базар шартларына яраклашырга өйрәтүдә авыл мәктәбенең роле артуын ата- аналар да хуплап каршы ала. Алар үз балаларының мәктәпне тәмамлаган вакытта, фән нигезләре белән беррәттән, авыл хуҗалыгы фәне нигезләре буенча да һөнәри белем алуларын бик тә хуплый.
Әгәр укучылар җитештерүчән хезмәттә актив катнашмаса, тәрбиянең буш эшкә әйләнгәнен күп еллар буена тупланган тәҗрибәбез раслый. Шуның өчен дә даими рәвештә укучыда хезмәт күнекмәләрен формалаштырырга, тормышка, хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз. Туган авылың кырларында, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында эшләү балалардан физик тырышлык кына түгел, ә интеллектуаль тырышлык та таләп итә. Алар үзләренең хезмәт эшчәнлеге вакытында даими рәвештә биология, химия, физика һ.б. фән дәресләрендә алган белемнәрен куллана.
Соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханнарында мәктәбебез күрсәткечләренең район һәм республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак булуы, өлгермәүчелекнең һәм тәртип бозу очракларының булмавы, уйлавымча, хезмәт тәрбиясенең дөрес итеп оештырылуындадыр, дип саныйм.
Марс МӘГЪСҮМОВ,
Олы Ачасыр урта мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев