Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хаталарны төзәтергә туры килер

Узган атнада муниципаль район Советы, шәһәр башкарма комитеты, татар теле белгечләреннән торган мәртәбәле комиссия шәһәр оешма һәм учреждениеләренең алтактасындагы язуларның дөреслеген тикшерде. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә, предприятие, оешма һәм учреждениенең алтактасындагы язулар ике телдә булырга тиеш. Күп урыннарда бу закон саклана һәм начармы-яхшымы язулар...


Узган атнада муниципаль район Советы, шәһәр башкарма комитеты, татар теле белгечләреннән торган мәртәбәле комиссия шәһәр оешма һәм учреждениеләренең алтактасындагы язуларның дөреслеген тикшерде.

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә, предприятие, оешма һәм учреждениенең алтактасындагы язулар ике телдә булырга тиеш. Күп урыннарда бу закон саклана һәм начармы-яхшымы язулар ике телдә. Комиссия әгъзалары шәһәр үзәгендәге 30дан артык оешма һәм учреждениенең алтактасын карап чыкты. «Авангард» спорт комплексы, музыка мәктәбе, 2нче мәктәп, Яшел Үзән районара почтамты, РФ Пенсия фонды идарәсе һәм башка бик күп учреждениеләрнең алтактасындагы язулар хаталы язылган, кайберләрендә бары рус телендә генә. Әйтик, музыка мәктәбе эре хәрефләр белән бары тик рус телендә генә язып элгән.
Татар телендә генә түгел, русча да хаталы язылганнары бар. Күп урыннарда куштырнаклар урынсыз куелган.
Бары бер - 1нче урта гомумбелем мәктәбе алтактасында гына язулар ике телдә дә дөрес язылган. Татарстан Республикасы законын төгәл үтәгән һәм ике дәүләт телен дә хөрмәт иткән өчен, мәктәп директоры Светлана Кудрявцевага рәхмәттән башка сүз юк. Әмма һәр оешма, учреждениегә дә алтактадагы язуларны дөресләргә туры киләчәк.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев