Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хаталардан сак булыйк!!!

Узган атнада коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта район һәм мәктәп директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты. Утырышны комиссия җитәкчесе урынбасары Айрат Гыймадиев алып барды. Татарстан Республикасы Президенты Советы рекомендацияләрен тормышка ашыру йөзеннән, коррупциягә каршы тору максатында, товар кайтартуга заказ урнаштыру, эш башкару, Яшел Үзән муниципаль районы...


Узган атнада коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта район һәм мәктәп директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты.

Утырышны комиссия җитәкчесе урынбасары Айрат Гыймадиев алып барды.
Татарстан Республикасы Президенты Советы рекомендацияләрен тормышка ашыру йөзеннән, коррупциягә каршы тору максатында, товар кайтартуга заказ урнаштыру, эш башкару, Яшел Үзән муниципаль районы хаҗәтләре өчен хезмәт күрсәтү өлкәсендә Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы тарафыннан тикшерүләр үткәрелгән.
- Бездә әлегә Республика күләмендә шауларлык коррупцион фактлар булганы юк, иң күп хаталар килешүләргә, эшләнгән эшне раслаучы актларга кул куйганда җибәрелә, - дип сөйли Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Брынза.
Күп вакыт актларга эш тәмамланганчы, яки хилафлык белән төгәлләнгән чагында кул куела, килешүләрдә дә хезмәт сыйфатсыз булса, җаваплылыкка тарту мөмкинлекләре каралмаган була, подрядчыны яңадан эшләргә мәҗбүр итеп булмый. Бюджет акчасы юкка исраф ителә. Бигрәк тә мәктәп директорлары, балалар бакчалары, бюджетка караган биналарның җитәкчеләре бу кармакка килеп каба икән. Ә штрафлары шактый зур - 50 меңнән 150 мең сумга кадәр.
Яңадан 1 сентябрь якынлаша, бу чорда, мәктәпләрдә законсыз акча җыялар дип, прокуратурага аноним хатлар килүе ешая икән. Прокурор бу нәрсәләрдән сак булырга чакырды. Балалар арасында да, әти-әниләр арасында да анкеталар тутырттырачаклары, һәм иртәме, соңмы барыбер без капчыкта ятмавы, барысы да билгеле булачагы турында искәртте.
Комиссиядә чыгыш ясаган муниципаль районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросованың да чыгышы кызыксыну уятты. Июнь аенда ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору Советы утырышында Президентыбыз «Алгарыш» программасы кысаларында чит илләргә барып белемен күтәреп кайтырга теләүчеләрнең шактыеның республикабызга әйләнеп кайтмавы турында хәбәр иткән иде. Бу да бюджет акчасын юкка исраф итүгә тиң. Безнең районда да бу программа кысаларында чит илләрдә белемен күтәреп кайтучы укытучылар булган. Өч укытучы Бөекбританиядә һәм Америкада белемен күтәреп кайтуга ирешкән. Һәм алар барысы да шәһәрдә һәм районда яшь буынга белем бирү белән мәшгульләр.
Мәктәпләрдә капиталь ремонт ясарга конкурслар үткәргәндә гел исемнәрен үзгәртеп торучы бер көнлек фирмаларга юлыкмас өчен, шактый көч түгәргә туры килә. Аларның салым органнарында кайчаннан исәптә торуы, җитәкчесенең шәхесен ачыклау кебек эшләр башкарыла.
Җыелышта шулай ук Яшел Үзән районы башкарма комитетының «Муниципаль заказлар дирекциясе» директоры Рамил Садыйков чыгыш ясады, конкурслар ясаганда нинди хаталар җибәрелүе турында аңлатып үтте.
Илдар Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев