Республика порталының «Халык контроле» мәгълүмати системасына август-сентябрь айларында 251дән артык мөрәҗәгать кергән.
- Мөрәҗәгатьләрнең күбесе территорияләрне төзекләндерү һәм юл мәсьәләләренә кагыла, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин.
Ул әлеге портал аркылы кергән мәсьәләләр тизрәк хәл ителә. Менә шундыйларның кайберләренә тукталыйк.
Узган ел Карамалы Тауда яшәүчеләр Пушкин урамында юлсызлыктан зарланган булган. Шуннан соң бу юл «ТРда бистә эчендәге юлларны норматив хәленә китерү» программасына кертелгән һәм быел Пушкин урамына таш җәелгән. 2015 елда шәһәребезнең Спортивная урамында яшәүчеләр дә шундый ук мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткән булган, аларның дә гозерләре үтәлгән.
Шәһәрнең Төзүчеләр проспектының 42а йортында яшәүчеләр автомобиль кую өчен законсыз киртә кую очрагы турында хәбәр иткән. Җитмәсә бу киртә төнлә дә, көндез дә куела һәм башкаларга парковкаланырга ирек бирми.
Законга ярашлы рәвештә, ишегалдына территориясен торак фондының хезмәт күрсәтү оешмасы тәртиптә тотарга тиеш. Бу очракта - «ЕАДС» ширкәте. Башкарма комитетның АТИ идарәсе хезмәткәрләре бу оешма белән профилактик эшләр уздырган, законсыз конструкция урыны чистартылган - парковка урыны блокираторы сүтелгән.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.
Нет комментариев