2017 ел Россиядә Экология елы итеп игълан ителгәч, бәйрәм нигезенә дә экология темасы салынган, ә символы итеп планетаның иң тырыш бөҗәге бал корты сайлап алынган.
Бәйрәмгә төп керү урыны элеккечә кала. Иртәнге 9 сәгатьтә кунакларны традицион «Туган авылым» мәйданчыгы каршы ала. Биредә авыл тормышы белән якыннан танышырга, район үзешчәннәренең күңелле чыгышларын карарга мөмкин булачак. Сабыйларын алып килгән әти-әниләр «Балалар Сабан туе» мәйданы яныннан тиз генә узып китә алмаячак. Батут-аттракционнарда, кәмиттә атынырга, төрле уен һәм ярышларда катнашырга мөмкин булачак. Шулай ук тәмле «Дуслык» боткасы ашап, бал белән чәй дә эчә аласыз.
Һөнәрчеләр бәйрәмгә килүчеләргә үз осталыкларын күрсәтәчәк. Шунда ук умартачылар бал тәкъдим итәчәк. Аны авыз да итә һәм сатып та ала аласыз. Сәүдә рәтләрендә тәкъдим ителүче тәмле камыр ризыклары, шашлык, кайнар чәй белән сыйланырга да мөмкин булачак. Эстрада һәм халык җырлары, биюләре белән бер генә сәхнә дә тынып тормас дип ышандыра оештыручылар.
Сәгать иртәнге 10. Төп мәйданда «Кайда бал - шунда бәйрәм» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән милли бәйрәмебез Сабан туе ачылачак. Биредә үк районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүләкләнә. Ачылыш тантанасыннан соң мәйдан төрле уен-ярышларда катнашучылар һәм Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы артистлары хозурына тапшырылачак. Сабантуйның иң популяр ярышы, әлбәттә инде - көрәш. Ул быел өлкәннәр арасында дүрт авырлык категориядә (130 кг кадәр), ә яшүсмерләр арасында биш авырлык категориясендә уза. Баш батырга бүләк - «Лада-гранта» автомобиле.
Бәйрәмнең генераль спонсоры - «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционер җәмгыяте (генераль директор - Иван Егоров).
«Ак Барс» Холдинг компаниясеннән бәйрәмнең төп бүләген от!
11.00-14.00 сәгатьтә велотриал, мотокросс карый аласыз.
Быел бәйрәмдә төп басымны спортка юнәлдерергә исәпләре. Канат тарту, гер күтәрү, пауэрлифтинг, волейбол, футбол һәм башка ярышлар яшел үзәнлеләр өчен зурлап оештырыла һәм бүләкләнү дә тиешле дәрәҗәдә булачак. ГТО нормалары тапшырырга теләүчеләр булса, әзерләнеп килегез. Шулай ук «Мәйдан» капка төбендә Парасабантуй оештыру да күздә тотыла.
Кыскасы, елдагыча, Яшел Үзән Сабан туе югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз. Барчагызны да милли бәйрәмебездә җырлап, биеп, күңел ачып, уеннарда катнашып, ял итәргә чакырып калабыз. Сабантуйга рәхим итегез!
Якшәмбе - Норлатта
Районның иң күңелле Норлат Сабан туе якшәмбе, 2 июльдә узачак. Быел ул сәгать 12дә ат һәм мотоблок ярышы белән башлана. Моңа кадәр оештырылмаган кызыклы уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр килгән халыкны рәхәтләндереп ял иттерәчәк. Бәйрәм кичен дискотека белән дәвам итеп, 22 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк.
Районның башка авылларында исә «Авыл бәйрәме» 8 июль көнне гөрләячәк.
Туганнар, дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар белән очрашып күрешү бәйрәменә килми, кайтмый калмагыз.
9.00-15.00 Өске мәйдан
- Интерактив мәйданчыклар, фотозона, сәүдә рәтләре
- «Сөт паркы», «Балалар мәйданы» интерактив зоналар
- Бензопила белән агач кисүчеләр шоу күрсәтә
- «Дус гаилә» мәйданчыгы
10.00 Төп мәйдан
- Тантаналы төстә бәйрәм ачылу
- Шәһәр һәм район имам-хатибы мөрәҗәгате
- Район башлыгы сәламләве
- Сабантуй-2017 флагын күтәрү
- ТР Президенты котлавын җиткерү
- Кунаклар сәламләве
11.00-15.00
- Милли көрәш, уеннар, ярышлар
- ТР һәм Яшел Үзән артистлары концерты
11.00-15.00 Өске мәйдан
- Концерт программасы, уеннар, конкурслар, ярминкә
15.00 Төп мәйдан
- Сабантуй-2017 абсолют батырын тәбрикләү
Алия Гаязова
Нет комментариев