Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөрли Казан!!!

Кода-кодагый каршы алырга, килен төшерергә әзерләнгән йортны күз алдына китерә аласызмы? Андый йортны буйыйлар, төзәтәләр, ирләр ишек алларын тәртипкә китерә, кага, суга. Бүгенге Казан да нәкъ менә шундый йорт кебек, мәҗлес алдыннан була торган ыгы-зыгы хәлендә, зур бер төзелеш мәйданын хәтерләтә. Барлык җирдә кагалар, сугалар, төзиләр, төзәтәләр. 2013 елда үтәчәк...

Кода-кодагый каршы алырга, килен төшерергә әзерләнгән йортны күз алдына китерә аласызмы? Андый йортны буйыйлар, төзәтәләр, ирләр ишек алларын тәртипкә китерә, кага, суга.
Бүгенге Казан да нәкъ менә шундый йорт кебек, мәҗлес алдыннан була торган ыгы-зыгы хәлендә, зур бер төзелеш мәйданын хәтерләтә. Барлык җирдә кагалар, сугалар, төзиләр, төзәтәләр.

2013 елда үтәчәк студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге уеннары Россия тарихында беренче зур масштаблы спорт чарасы булачак. Соңгы тапкыр бездә, әле Советлар Союзы «исән» чакларда 1973 елда Мәскәүдә булган булган булуын. Ә менә инде Россия булып үзгәргәч, мондый масштабтагы ярышлар беренче тапкыр үткәрелә.
Универсиаданы оештыру комитеты FISUның таләпләре бик катгый - һәр спорт корылмасы стандартларга туры килергә тиеш. Дөньякүләм ярышларны оештыру өчен 64 спорт корылмасы файдаланылачак. Шуның 36сы Универсиада өчен махсус төзелә. Хәзергә 27се файдалануга тапшырылган.
Универсиада 6 июльдән 17 июльгә кадәр барачак. 170 илдән 13 500дән артык спортчы, 100 меңнән артык турист, һәм җанатар килер дип көтелә.
Универсиада 2013 башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров сүзләренә караганда, барлык кунакларга кунакханәләрдә урыннар җитеп бетмәскә мөмкин. Шулай да бу проблеманы чишү юлларын тапканнар: кунакханәләрдән тыш социаль ипотекага дип салынган фатирларны, елга портында теплоходлардан файдаланырга уйлыйлар.
«Универсиада авылы» студентлар өчен иң зур казаныш дип карарга кирәк. Казан студентлар шәһәре булса да, мондый тулай торакларны күргәне юк иде әле.
Бүген монда 40 илдән һәм 6 меңнән артык студент яши. Бүлмәләрнең уңайлыкларын әйтеп тә, сөйләп тә аңлатып бетерерлек түгел. Икешәр, өчәр кешелек бүлмәләрдә микродулкынлы мич, телевизор, кухня өлеше, чиста, төзек санузеллар, интернетка чыгу мөмкинлекләре - барысы да бар. Универсиада авылы Сәламәтлек территориясе дип игълан ителгән, шуңа күрә тәртипләр монда бик каты: исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек яман гадәтләр берсе дә булырга тиеш түгел. Әгәр дә андый хилафлыклар ачыклана икән, ул кешене тиз арада бүлмәсеннән чыгарып җибәрәләр. Һәр җирдә тәртип, пөхтәлек күзгә бәрелеп тора. Без килгәндә дә инде кибеп өлгергән газоннардан узган елгы үләннәрне тырмалау эшләре бара иде. Монда шифаханә пункты, элемтә бүлеге, җәмәгать тәртибен саклау пункты эшли. Соңгылары велосипедка атланып, авылчык буйлап йөреп кизү тора.
Волонтерлар эше турында аерым әйтеп узу кирәк. Волонтер - универсиадага килгән кунакларга хезмәт күрсәтүче, аларны Казан буйлап озатып йөрүче кеше. Казанга 100 меңнән артык кунак килгәндә алар хезмәтеннән башка бер ничек тә булмый. Бүген волонтерлар составын җыю, формалаштыру бара. Бөтен Россиядән заявкалар кабул ителә. Берничә тел белүче, акыллы, тәрбияле яшьләрне җыю, аларны укыту, Казанны өйрәнү кебек эшләр белән шөгыльләнәләр.
Универсиада объектларының иң-иңнәре арасында ачылу һәм ябылу тантаналары үтәргә тиешле футбол стадионы. Өстән караганда лилия чәчәген хәтерләтүче әлеге стадион 32 гектар мәйданны били. Әлеге мәйданны, ком ташып, Казан елгасы тигезлегеннән 8 метрга күтәргәннәр. Төп каркасы металл торбалардан җыела. Стадионның җир өслегеннән иң биек ноктасы 49,36 метр. Монда үзенең бассейннары, уен заллары, уенчыларга ял итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылачак. Җыеп кына әйткәндә - 15 төрле объектны үз эченә ала. 45 мең кешене сыйдыручы әлеге стадион быелның декабрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш.
FISU таләпләре буенча универсиада үтәчәк һәрбер спорт төре буенча яңа төзелгән корылмаларда ярышлар үтәргә тиеш. Бу универсиада вакытында оештырылачак ярышларда тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, биналарның йомшак урыннарын ачыклау өчен оештырыла. Казанда инде өстәл теннисы буенча IV Европа чемпионаты, пляж волейболы буенча VII Европа чемпионаты, һәм башка ярышлар үткәрелде. Әлеге ярышларда катнашучылар Казанда үткән уеннарның оештыру дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үттеләр. Димәк, универсиаданы да югары дәрәҗәдә үткәрербез дип ышанырга була.
Без кунак каршыларга өйрәнгән. Вакытына әзерләнеп тә бетәрбез, матур итеп үткәреп тә җибәрербез. Ләкин бу шаукымлы еллар белән милли төсмерләребезне югалтмасак иде. Алайса, бер акыллы башы урам исемнәрен, юл күрсәткечләрен дә урыс һәм инглиз телләрендә генә язып чыккан. Татар теленә әлеге дә баягы тагын урын табылмаган. Студентларның уеннарына килгән кунаклар кайсы республикага килүләрен аңлап, Казанның, Татарстанның данын үзләре белән еракларга алып китсеннәр иде. Шуңа күрә, төрле сувенирлар әзерләгәндә миллилеккә, менюларны төзегәндә милли ашларыбызга басым ясау дөресрәк булыр.
Студентлар универсиадасы, масштабы белән олимпия уеннарына тиң. Димәк, 2013 ел тарихта калырлык ел булачак. Яшел Үзән укучыларына сер итеп кенә әйткәндә - ачылу тантанасына быел җәй айларыннан ук билетлар сатыла башлаячак, һәм бәяләре һәркемнең буе җитәрлек итеп куелачак: 40 сумнан 5 меңгә кадәр булыр дип көтелә. Гомергә бер килгән уеннарны күреп калырга форсат бар.
Илдар Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев