Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Грипптан ничек сакланырга

Хәзерге вакытта грипп һәм ОРВИ эпидемиясе котыра. Алардан сакланам, дип өйдә дә утырып булмый, ә даруханәләрдә хәтта иң гади саклану чарасы булып торган маскага да кытлык. Бу авырулар әйләнеп узсын өчен кешеләр нинди чаралар куллана икән? Әлеге сорауга җавап алу максатыннан берничә кеше белән аралаштык.

Алсу Гыйльметдинова, Яшел Үзән:
- Шул гадәти суган-сарымсактан башлыйбыз инде. Бу араларда чәй дә лимонсыз эчелми. Урамга чыгар алдыннан мазь кулланам, балаларга да шуны сөртәм. Әлегә, шөкер, беребез дә төчкермибез.
Гөлфия Мөхәммәтҗанова, Осиново:
- Мин инде ничә еллардан бирле, көзнең ямьсез дымлы көннәре башландымы, иртән өйдән чыгып киткәндә һәр көнне үләннәрдән ясалган дару төймәсе кабам. Профилактика буларак файдасын күрәм шуның. Салкын тиеп бик сирәк авырыйм. Аннары борын «юешләнә» башладымы, тозлы су белән юдыртам. Сөйли китсәң, күп инде. Менә минем күршедә Мәдинә апа яши, туксанын тутыра, ә авыруларга бирешми. Серен сораган идем: авызымнан канәфернең төшкәне юк, ди. Вәт.
Үзбәк Зәйнуллин, Васильево:
- Ничек, дип, иң халыкчан ысул белән инде (елмая). Авыру билгеләрен сизгәч үк, тозлап-борычлап 40°Слыны җибәрәм. Шуңардан да эффектлы дару кулланганым юк әле. Температурам булмаса, мунча ягып, бик шәп итеп чабынам. Сихәте әйтеп бетергесез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев