Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Геройлар аллеясы бер батырга артты

Илебез быел Бөек җиңүнең 72нче язын каршылады. Бу бәйрәмдә каһарман бабаларының батырлыкларын кабатлаучы бүгенге көн геройларын да данлыйлар.

Яшел Үзәннең Җиңү Паркы аллеясында, Осиново бистәсендә яшәгән, Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Россия Федерациясе Герое Марат Әхмәтшин барельефы урнаштырылды.

Аны ачу тантанасы 6 май көнне, Маратның әти-әнисе һәм гаиләсе катнашында узды.

Аның бабасы хәрби очкычта пушкалар белән җитәкчелек иткән, әтисе - тавыш тизлегеннән дә җитезрәк "перехватчик-истребитель" самолетында очкан, ә әнисе шуларга "кара әрҗә" корган һәм соңыннан аларның күрсәткечләре шифрларын укыган. Хәрби гарнизонда туган малай ни турында хыяллансын инде? Әлбәттә, гаиләсендәге ир-атлар кебек үк, һава һәм хезмәт турында. Ул теләгенә ирешә: мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтисе киңәшен тотып, Казан артиллерия училищесына укырга керә.
Шөкер, 72 ел сугышларсыз илдә яшибез. Әмма, дөньялар тыныч түгел. Әле тегендә, әле монда "кайнар нокталар" кабынып кына тора. Марат Әхмәтшинга 8 ел Кабардино-Балкариядә, Грузия белән Осетия конфликты зонасы Цхинвал кебек хәвефле урыннарда булырга туры килә. 25 яшендә ул инде капитан дәрәҗәсенә ирешеп җитәкчелек вазыйфаларын башкара. 2010 елның июнендә хәрби частьларын таркату сәбәпле, 5 ел тирәсе "гражданский" тормышта яшәргә туры килә аңа. Ләкин, моны үзенеке түгеллеген ул тиз аңлый, армиягә кабат кайту турында рапорт тапшыра һәм Көнбатыш хәрби округына гаубицалы үзйөрешле артиллерия дивизионы штабына разведка җитәкчесе итеп билгеләнә. Туганнары аны 2016 елның март ахырында соңгы тапкыр күрә. Хатынын, мин өч ай Ленинград өлкәсенә полигонга командировкага китәм, дип кисәтә.
- Аны, Пальмира шәһәре районында бик күп яралы, кулына чекасыз гранат йомарлап тоткан килеш ут эченнән табып алалар. ИГИЛ (Россиядә тыелган халыкара террористик оешма яклылар) сугышчылары бик якын килсә, үзен шартлатмакчы булган, күрәсең. 3 июньгә кадәр без аның Сириядә икәнен белмәдек, - дип сөйли улының үлеме турында Радик Әхмәтшин. - Ярдәм килеп җиткәнче ул бер үзе 200ләп игиллыга каршы сугыш ача, берничә танк һәм БТРны сафтан чыгара.
Безнекеләр Маратны табып, кулындагы гранатасын кырыйга ташлап шартлатканда ул әле исән була. Кызганычка, хәрби медиклар офицерның гомерен саклап кала алмый. Иң ким дигәндә, бик каты өч ярасы яшәү өчен мөһим органнарына эләгә. 35 яшьлек Марат Әхмәтшин, иптәшләренең гомерен саклап калу барәбәренә, хатыны Гүзәлне тол, өч баласын ятим калдырып батырларча һаләк була. Ул 2016 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Лаеш районы Атабай авылы зиратында җирләнә. Россия Федерациясе президентының 23 июнь указы нигезендә "махсус бурыч үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен" капитан Әхмәтшинга үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә һәм узган елның 31 августында Казан кремлендә геройның гаиләсенә "Алтын йолдыз" медале тапшырыла. Казанның, үзе белем алган 113нче мәктәбе дә хәзер Россия Герое Марат Әхмәтшин исемен йөртә. Хөкүмәтебезнең үз солдатының батырлыгын тиешенчә бәяләве күңелгә җылы бирсә дә, якыннарының ачы хәсрәтен басарлык сәләткә ия түгел.
Җиңү Паркының Геройлар аллеясы тагын бер сынга артты.

Ул - кыска, әмма горурланырлык һәм лаеклы язмышлы шәхес Әхмәтшин Марат Радик улы.

Гөлнара Вәлиева

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев