Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Гарипов: «һөнәремне яратам – чын ир-ат эше»

Балачакта кем булырга гына хыялланмыйсың - очучы, космонавт. Тик, үсә төшкәч, хыяллар белән чынбарлык, мөмкинлекләр очраша да, җиргә бик тиз төшерә шул.

Фәрит Гарипов та, мәктәпне тәмамлагач, уку йортын үз мөмкинлекләреннән чыгып сайлады - туп-туры 22нче һөнәр училищесына юл алды. Ирләр өчен кулай саналган слесарь-вентиляционщик һөнәрен сайлап алданмады. Чыннан да, яратып эшли торган һөнәр булып чыкты ул аның өчен.
Серго исемендәге завод производство берләшмәсендә кайсы гына цехта эшләсә дә, ә ул 16,19,23нче цехларда хезмәт куйды, слесарь һөнәрен үзләштерүе бик кирәк булып чыкты. Заводтан киткәч тә озак уйлап тормады, торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә эшче кулларның һәрвакыт таләп ителүен истә тотып, Мирный бистәсендәге оешмага урнашты. Оешма исемнәрен берничә ел саен алмаштырып торса да, эшнең асылы бер үк кала - халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү. Монда инде канализация торбаларын, сантехниканы алмаштыру, чистарту һ.б. керә. Кайсы тама, кайсы ага, кайсы бөтенләй суга батыра! «Халык хәзер бигрәк игътибарсыз, ә техника, үзегез беләсез, карап-көйләп торганны ярата!» - ди Фәрит Закирович.
Үз эшен шулкадәр белеп, яратып эшләве аркасында халык арасында абруй казанган ул. «Старт-3» ширкәтендә өч кенә ел эшләсә дә, үз участогында IV разрядлы слесарь-сантехникны күпләр белә.
- Безнең ширкәттә иң тырыш, һөнәре буенча грамоталы эшчеләрнең берсе. Торак-коммуналь өлкә нигездә менә шундый кешеләргә таяна! - ди җитәкчеләре Руслан Яруллин.
Слесарь диюгә, хәтергә келт итеп «Афоня» фильмы герое килеп төшә. Әзрәк сәрхүш, шуның аркасында ялгыз, көпшәк герой. Әмма барысын да бер калыпка салырга һич ярамый. Бүгенге көндә дә аз хезмәт хакына эшләп йөрсәләр дә, кешелек кыйммәтләрен саклап, матур тормыш итәргә омтылучылар күпчелекне тәшкил итә. Фәритнең әнә яраткан хатыны, балалары, дүрт оныгы бар. Улы Руслан өчен ул чын авторитет, булачак һөнәрен дә әтисенекен сайлаган. Тик гаиләсе булып, ике баласы тугач, башка эшкә күчәргә мәҗбүр булган.
Алсу Галимова
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев