Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фотоконкурс: берсе тәмам, икенчесе башланды!

Күптән түгел генә газетабызның сайтында фотоконкурс уздырган идек. «Бала - төп пассажир» дип аталган әлеге бәйгегә килгән фотографияләр арасыннан бәйгенең шартлары буенча нибары сигез фотографияне сайлап алдык. Катнашучылар саны күп булмаса да, конкурс бик тә җанлы төстә узды. Сайтыбызга тәүлегенә йөздән артык кеше «кереп чыкты». Балалар балалар инде, берсен -...

Күптән түгел генә газетабызның сайтында фотоконкурс уздырган идек. «Бала - төп пассажир» дип аталган әлеге бәйгегә килгән фотографияләр арасыннан бәйгенең шартлары буенча нибары сигез фотографияне сайлап алдык. Катнашучылар саны күп булмаса да, конкурс бик тә җанлы төстә узды. Сайтыбызга тәүлегенә йөздән артык кеше «кереп чыкты».
Балалар балалар инде, берсен - алып, берсен куя торган түгел - һәрберсе матур, сөйкемле... Тавыш җыюга килгәндә исә, алар, үзегез күреп тордыгыз, төрлечә җыелды. Кайсыберләре артыграк та тырышып җибәрде. Берничәсенә карата тавышны дөрес бирмиләр, дип шалтыратучылар да булды. Тик монысы инде башка мәсьәлә, алга таба шушындый бәйгеләр уздырганда, тавыш бирүдә гаделсезлекләр ачыклануга, андыйларны катнашучылар исемлегеннән төшереп калдырачакбыз. Шунысын да әйтик, бу бәйгегә йомгак ясаганда исә тавышлар саны түгел, ә иң беренче чиратта, баланың автокреслога дөрес утыртылганмы, ягъни, эләктерелгәнме-юкмы икәнлегенә игътибар ителде.
Йомгакны исә бәйгенең спонсоры - ТРның юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм белем бирү дәүләт программаларын финанслау дирекциясенең Яшел Үзәндәге филиалы хезмәткәрләре ясады һәм катнашучылар арасыннан ике җиңүчене билгеләделәр. Әлеге оешманың җитәкчесе Зөлфия Шакирова бәйгедә катнашкан балаларның нибары икесенең генә (фотода) автокреслода тиешенчә эләктерелгән булуы ачык күренә, дип аңлатты.
Бүләкләү тантанасы ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Яшел Үзәндәге бүлегендә узды.
Инде яңа бәйге игълан итәбез. Монысы «Иң матур авыл йорты» дип атала. Бәйгенең темасын юкка гына шулай дип сайламадык: районыбыз зур, авылларыбызда күз явын алырлык матур йортлар күп. Әйдәгез әле, хөрмәтле газета укучыларыбыз, йортларыгызны фотога төшереп, редакциягә юллый торыгыз. Без аларны билгеле бер көнне сайтыбызга эләчәкбез һәм бәйгедә катнашучылар турында газетабызда киңрәк итеп язачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев