Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Форпост» хезмәте югары бәяләнде

27 июньдә - Бөтенроссия Яшьләр көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр, «Кадрлар резервы» республика яшьләр проекты финалистлары, балалар һәм яшьләр берләшмәләре җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты. Очрашу барышында 2011-2012 елларда социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыруда һәм дәүләт яшьләр сәясәте тармагында нәтиҗәле эшләүчеләрне бүләкләделәр. ТР дәүләт яшьләр сәясәте...


27 июньдә - Бөтенроссия Яшьләр көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр, «Кадрлар резервы» республика яшьләр проекты финалистлары, балалар һәм яшьләр берләшмәләре җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты.

Очрашу барышында 2011-2012 елларда социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыруда һәм дәүләт яшьләр сәясәте тармагында нәтиҗәле эшләүчеләрне бүләкләделәр. ТР дәүләт яшьләр сәясәте тармагында актив эшләгәне өчен, Яшел Үзәннең «Форпост» үзәге директоры Алексей Магин (рәсемдә), шулай ук «Исток» яшьләр берләшмәләре клубы директоры Марсель Гыйбадуллин почет билгесенә лаек булды.
«Форпост»ның малайлар һәм кызлар өчен батырлык һәм гражданлык активлыгы мәктәбе булуын да билгеләргә кирәк. Хокук саклаучы бу хәрәкәт Яшел Үзәндә уку йортлары укучыларын 2001 елдан башлап берләштерә. Анда 70тән артык яшь кеше йөри. Хәрби-патриотик һәм хокук тәртибен саклау хәрәкәте белән кызыксыну үсә бара. Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге, шәһәрнең ветеран һәм җәмәгать оешмалары, шулай ук югары, урта махсус һәм урта мәктәпләр белән тыгыз хезмәттәшлек законнарны ихтирам итүче патриотик буын үсүенә мөмкинлек бирә.
Л.Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев