Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фикер тудыруда СМИнең роле зур

Узган җомгада Яшел Үзәндә «Гаммәви-мәгълүмат чаралары (СМИ) экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш чарасы: деструктив һәм экстремистик оешмаларга информацион каршы тору спецификасы» темасына багышланган зонаара семинар-киңәшмә булып узды. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Аны матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы һәм ТРның Иҗтимагый палатасы оештырып, анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсе,...

Узган җомгада Яшел Үзәндә «Гаммәви-мәгълүмат чаралары (СМИ) экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш чарасы: деструктив һәм экстремистик оешмаларга информацион каршы тору спецификасы» темасына багышланган зонаара семинар-киңәшмә булып узды.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Аны матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы һәм ТРның Иҗтимагый палатасы оештырып, анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарының гаммәви-мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.
«Түгәрәк өстәл» формасында барган бу чарага ТР Куркынычсызлык советы, муниципаль власть, террорчылыкка каршы район комиссияләре, прокуратура һәм эчке эшләр бүлеге, иҗтимагый оешмалар, уку йортлары җитәкчеләре һәм әгъзалары чакырылды. Бу чараның модераторы ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте үсеше мәсьәләсе буенча комиссия рәисе, «Татмедиа» ААҖнең генераль директор киңәшчесе Владимир Шевчук җәмәгатьчелек фикере тудыруда СМИнең ролен билгеләп, бу юнәлештә аның террорчылык актларын телиме-теләмиме яктыртып, үзеннән-үзе аны рекламаларга мәҗбүр булуын әйтеп узды. Гаммәви-мәгълүмат чаралары җәмгыятьнең үзенә күрә көзгесе булып тора. Шуңа күрә, сенсация артыннан куып, кеше гомерен куркыныч астына куя алырлык материаллар белән сак булырга, «кайнар» информацияне бирер алдыннан аны җентекләп тикшерергә кирәклеге билгеләнде. Бу бигрәк тә террорчылык һәм экстремизм темасына нык кагыла. Киңәшмәдә шулай ук толерант шәхес тәрбияләү проблемасы да күтәрелде. Районнарда булган террорчылыкка каршы комиссия эшләре дә матбугат чараларында киң яктыртылырга тиешлеге әйтелде. Соңыннан бу семинарда катнашучылар ТР Иҗтимагый палатасы советы төзегән тәкъдимнәр проектын кабул итте. Проектка ярашлы рәвештә, мәсәлән, СМИлар экстремизмга каршы, патриотизм һәм толерантлыкны пропагандалау темасын киң яктырту максатыннан Татарстанда яшәүче төрле милләт халкының тарихын, мәдәниятен яктырткан яңа рубрикалар кертүне һәм башкаларны тәкъдим итә. Тәкъдимнәр шулай ук Фән һәм мәгариф, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Эчке эшләр министрлыкларына, муниципаль берәмлек Советына, иҗтимагый оешмаларына да кагылып, алар ягыннан да активлык таләп ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X