Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Е-кодлы ашамлыкларның сере

- Кибеттән кызыл уылдык сатып алдым, ә аның составында ниндидер Е-кодлар бар, алар куркыныч түгелме?.. Ашамлык­ларда азык өстәмәләре булырга тиешме? - дигән сорау белән мөрәҗәгать итә газета укучыбыз. - Ашамлык составы белән таныша башлауга безгә кодлар язылган озын исемлекне укырга туры килә. Нигездә алар «Е» коды белән билгеләнә, - дип...

- Кибеттән кызыл уылдык сатып алдым, ә аның составында ниндидер Е-кодлар бар, алар куркыныч түгелме?.. Ашамлык­ларда азык өстәмәләре булырга тиешме? - дигән сорау белән мөрәҗәгать итә газета укучыбыз.

- Ашамлык составы белән таныша башлауга безгә кодлар язылган озын исемлекне укырга туры килә. Нигездә алар «Е» коды белән билгеләнә, - дип җавап бирә бу сорауга Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән бүлеге эксперты Зөлфия Әсәдуллина. - «Е» коды азык өстәмәләре буенча Европа комиссиясе эшләгән санлы код. Безнең илдә 250 төр азык өстәмәсе рөхсәт ителгән. Алар классларга бүлеп карала. Мәсәлән, «Е 100-199» кодлары - кайбер ашамлыкларны буяу өчен кулланыла. «Е102» - еш кына аллергия, «Е127» калкансыман биз авыруы китереп чыгарырга сәләтле. Ә менә «Е200-299» кодлары - ашамлыкларның саклану срогын арттыручы консервантлар. Танылган нитритлар һәм натрий нит­ратлары - болар «Е250» һәм «Е251». Әлеге консервантлар аллергия, ялкынсынулар, баш авырту, бавыр авыруы китереп чыгара ала.

- Казылыкларга, ит ашамлыкларына, озак саклана торган консервларга да консервантлар кушылуы билгеле.

- Аларга безгә яхшы таныш булган «Е231» һәм «Е232» кодлы консервантлар кушылып, ашамлыкларның саклану срогы озайтыла. Еллар буе кибет киштәләрендә бозылмый торган җимешләрне шулар белән эшкәртәләр. Шул ук фенол инде ул! Фенол безнең организмга аз дозада эләксә дә, рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин, ә дозасы артса, ул чын-чынлап агуга әйләнә. Әлбәттә, бу консервантлар ашамлыклар бозылмасын өчен кулланылып, җимешләрнең кабыгында гына була. Шуңа күрә җиләк-җимешне юып ашарга кирәк.

Буягычлар һәм консервантлар иммун системасына начар тәэсир итә, эчәклек микрофлорасы бозыла. Матдәләр алмашы һәм бавыр зур киеренкелек кичерә.

- Ни өчен консервантларны тыймаска?

- 2005 елның 22 февраленнән Россиядә «Е216» һәм «Е217» индекслы өстәмәләр куллану тыелган. Галимнәр белдерүенчә, алар яман шеш авырулары китереп чыгара. Элек алар ит һәм кондитер әйберләре җитештерүдә кулланыла иде. Иң танылган тәмләткеч, ягъни ризыкның тәмен арттыра торган натрий глутаматы - «Е621». Бу матдәнең үзенең бернинди исе дә, тәме дә юк, әмма ризыкның тәмен арттыра. Натрий глутаматын еш куллана торган кеше табигый ризыкның тәмен белми башлый. Россиядә аны куллану тыелган, әмма җитештерүчеләр кулланучыларны куркытмас өчен аны үз исеме белән атамыйча, еш кына «өстәмә тәмләткеч» дип кенә яза. Россиядә «Е121», «Е240» кодлы өстәмәләр нык тыелган. «Е120» табигый буягыч матдәне паразит бөҗәкләрдән ясыйлар, сез аны кулланыр идегезме, ә аларны джемнарга кушалар бит.

- Зөлфия Назыйровна, табында табигый зарарсыз ризыклар булсын өчен безгә нәрсә эшләргә соң инде хәзер?

- Кибеттә ашамлык сатып алганчы, этикеткасын әйбәтләп укыгыз, кодларның расшифровкасын белегез. Төрле төсләргә буялган ризыкларны алмаска тырышыгыз. Аннан соң артык озак саклана торганнарны да алмаска кирәк. Шуны да онытмагыз: чит илдән кайтарылган җиләк-җимеш һәм яшелчә озак саклансын өчен махсус матдә белән эшкәртелә. Әзер ашамлыклардан, чипсылардан, пакетлардагы ашлардан, хот- доглардан, сосискалардан баш тартыгыз.

Кайбер өстәмәләрнең шартлы билгеләре:

О! - куркыныч

ОО! - бик куркыныч

(З) - тыелган

РК - эчәкләрне ялкынсындыра

РД - кан басымын боза

С - тәндә тимгелләр чыгара

Р - рак авыруы чыгара

РЖ - ашказанын ялкынсындыра

Х - холестерин

П - шикле

ВК - тән тиресе өчен зыянлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев