Район башлыгы гел төрле идеяләр белән янып яши. Әле күптән түгел генә киң җәмәгатьчелеккә җиткергән тәкъдиме үз эшен күрсәтә дә башлады.
Александр Тыгин мәктәп укучыларының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ролендә булып, белем алган территорияләре янында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган әти-әниләргә шелтә, ә кайвакытта беркетмә төзүләрен дә теләгән иде. Ул укучылар яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен белеп үссен, юлда бер-берсенә карата хөрмәт тәрбияләнсен дигән фикерне максат итеп куйды. Хәер, «Яшь инспектор» отрядлары һәр мәктәптә дә бар. Даими рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә, сабыйлар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмау өчен, әти-әниләр җыелышы, класс сәгатьләре, профилактик чаралар, юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж уздыру, инспекторлар пропагандасы даими үткәрелеп тора. Караңгыда йөргәндә кием, йә булмаса букчага беркетеп кую өчен 14596 укучыга яктырткыч әйберләр таратылган. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү 100 процент тәшкил итә.
- «Ата-аналарның кайгыртуы» иҗтимагый хәрәкәте кысаларында 5нче гимназиядә «Балалар иминлеге безнең кулларда», - дип аталган әти-әниләр конференциясе узды. Биредә балаларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә юлда үз-үзләрен тотулары турында җиткерелде, - дип сөйли мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева.
Әйе, күп очракта балаларга мисалны, җәяү тәпиләгәндә дә, машинада барганда да үзебез күрсәтәбез. Һәм ул һәрчакта да үрнәк булып тормый. Ә инде сыйныфта өйрәнгән белемнәрне практикада кулланып, үзеңне чын ЮХИДИ инспекторы буларак хис итү икенче хәл. Ноябрь ахырында район башлыгының «Яшь инспекторлар хәрәкәтенең актив эшчәнлеге турында»гы йөкләмәсе белән яшь инспекторлар көн саен мәктәп янына дежурга чыга башлады. Алар әти-әниләрен контрольдә тоту максатыннан, юл йөрү кагыйдәсен бозган кешеләрне ачыклый. «ЮИД» (юный инспектор движения) дип язылган костюм кигән малай-кызлар мәктәп яны территориясендә юл йөрү кагыйдәсен бозган ата-аналарга беркетмә дә төзи. Моннан соң мәктәп яны мәйданында юл йөрү кагыйдәсен бозган машина йөртүченең кабат бу адымга барасы килерме икән?! Ни дисәң дә балалары алдында оят бит!
- Әлбәттә, бу минем башымда бөтерелгән уйларымның берсе генә. Кулларында беркетмә булган балалар чын ДАИ хезмәткәрләре булып, үзләре эшләп карагач, юл йөрү кагыйдәләрен бозмас дип уйлыйм. Әлегә бу аларга бер уен кебек, ләкин киләчәк тормышларында үз нәтиҗәсен бирер дип ышанам, - диде район башлыгы Александр Тыгин.
Алия Гаязова
Нет комментариев