Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чыгарылыш кичәсе 24 июньгә билгеләнгән

Быел шәһәр һәм район мәктәпләренең меңгә якын укучысы, бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, урта белем турында кулына өлгергәнлек аттестаты алырга әзерләнә. Егет-кызларның чыгарылыш кичәсе 24 июнь көнне узачак. Унберенчеләрнең чын мәгънәсендә «урак өсте» башлана хәзер. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә алар. Чыгарылыш сыйныф укучылары, үзләре сайлап алып, 14 фән буенча имтихан бирә....

Быел шәһәр һәм район мәктәпләренең меңгә якын укучысы, бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, урта белем турында кулына өлгергәнлек аттестаты алырга әзерләнә. Егет-кызларның чыгарылыш кичәсе 24 июнь көнне узачак.
Унберенчеләрнең чын мәгънәсендә «урак өсте» башлана хәзер. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә алар. Чыгарылыш сыйныф укучылары, үзләре сайлап алып, 14 фән буенча имтихан бирә. Рус телен 711 укучы сайлап алган булса, математикадан 696 укучы сынау тапшырачак. Болары - төп фәннәр. Тагын имтихан бирү өчен җәмгыять белеме (338 укучы), физика (256), тарих (97), биология (94), химия (90), информатика һәм ИКТ (50), инглиз теле (37), әдәбият (27), география фәнен (9) сайлап алучылар бар. Җитәкчеләр киңәшмәсендә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин белдергәнчә, быел укучылар арасында имтихан бирү өчен төгәл фәннәрне сайлап алучылар саны бераз гына булса да арткан.
XI сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын шәһәрдә - 3нче гимназиядә һәм 15нче урта мәктәптә, районда - Васильевоның 1нче урта һәм Норлат урта мәктәбендә тапшыра. Сынауның беренчесе - рус теленнән 27 майда һәм соңгысы - 19 июньдә (резерв көне).
Укучылар санаулы көннәр эчендә имтиханнарга ничек яхшырак әзерләнергә икән дип баш ватса, әти-әниләр, җаваплы хезмәтләр җитәкчеләре чыгарылыш кичәсен оештыру һәм үткәрү турында кайгырта. Шул ук А.Сафин хәбәр иткәнчә, быел ул галәмәт үзенчәлекле булырга тиеш. Урта мәктәпне «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлаучы егет-кызларга көмеш һәм алтын медальне «Родина» мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр җитәкчеләре тапшырырга мөмкин. Хәер, яңгыр яуса, планнарның үзгәрүе бар. Акча җыю кебек бик мәшәкатьле, соңыннан бик күп гайбәт һәм ризасызлык тудыра торган эшне мәктәпләрнең ата-аналар комитеты тулысынча үз өстенә ала.

Күп балалы гаиләгә
Соңгы ике елда шәһәрдә һәм районда өч һәм аннан да күбрәк баласы булган 697 гаиләгә бушлай җир участогы бүлеп бирелде. Шул исәптән 363 җир участогы Яшел Үзәндә бүленгән иде.
Мәгълүм булганча, күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү турындагы 90нчы закон 2011 елның 27 декабрендә кабул ителгән иде. «Татарстан Республикасы җир кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы әлеге законга нигезләнеп, байтак гаилә бушлай җир участогына ия булды.
- 2013 елның 1 маена тупланган мәгълүмат буенча, 153 гаиләгә җир бүлеп бирергә кирәк, шуларның 38 даими рәвештә шәһәрдә яши, - дип сөйли җитәкчеләрнең дүшәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә Яшел Үзән милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Рамил Хәлилов. - Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү өчен участоклар җитәрлек, тик алар Норлат, Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәләр территориясендә. Билгеле ки, Яшел Үзәндә яшәүче күп балалы гаиләләр аннан алырга теләми җирне. Хәзерге вакытта Васильево муниципаль берәмлек территориясендәге 13 гектар җирне алу турында хосусый инвестор белән килешү төзелде, аны күп балалы гаиләләргә бирү күздә тотыла. Җир участокларын тәртипкә китерү эше бара хәзер. Аларын июньдә бирергә планлаштырабыз.
Җитәкче әйтүенә караганда, инвесторлар Олы Яке һәм Олы Карагуҗа авыл җирлекләрендәге җирне дәүләт резервына биргән. Аның гомуми мәйданы 432,5 гектар. Бу җир кишәрлекләре киләчәктә күп балалы гаиләләр карамагына күчәчәк.
Докладтан күренгәнчә, 184 күп балалы гаилә, үзенә тәкъдим ителгән җир кишәрлеген ошатмыйча, җир участогыннан баш тарткан. Тик мондый күп балалы гаиләләр, бушлай җир алу өчен, закон нигезендә яңадан чиратка басарга хаклы.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X