Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел кыш нинди булыр?

Бер кырпак белән кыш булмас дисәләр дә, карның эреп бетәсенә ышанмый күңел. Халык сынамышлары буенча да ноябрь азагында чын-чынлап без көткән карлы-буранлы салкын кыш килергә тиеш. Үзәк матбугат басмалары язганча, салкыннар декабрьдә үк башлана. Гыйнварның озын-озак каникул көннәрендә балаларга да, өлкәннәргә дә чаңгыда шуу насыйп булмаячак: салкыннар, узган кыштагы кебек,...

Бер кырпак белән кыш булмас дисәләр дә, карның эреп бетәсенә ышанмый күңел.

Халык сынамышлары буенча да ноябрь азагында чын-чынлап без көткән карлы-буранлы салкын кыш килергә тиеш. Үзәк матбугат басмалары язганча, салкыннар декабрьдә үк башлана. Гыйнварның озын-озак каникул көннәрендә балаларга да, өлкәннәргә дә чаңгыда шуу насыйп булмаячак: салкыннар, узган кыштагы кебек, 25-27 градуска җитәргә мөмкин.
Олы Яке, Уразлы кебек - түбәнрәк, тау астында утырган урыннарда салкыннарның тагын да көчлерәк булуы ихтимал. Февральдә, чагыштырмача җылы көннәр булса да, һава торышы Идел буендагы климатик нормаларга туры киләчәк. Кыскасы, быел кышта 60-70нче еллардагы суык көннәр булыр кебек. Зәмһәрир салкыннары һәм кар-бураннары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X