Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буыннар чылбыры өзелми

Май ае елның елында бәйрәмнәргә мулдан булып, мәшәкатьле чор да санала. Шуңа карамастан, халкыбыз һәр вакыйганы лаеклы билгеләп уза. 1 һәм 9 Май бәйрәмнәре арасында «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе хезмәт алдынгыларын һәм ветераннарны котларга вакыт таба һәм аны ул иң югары дәрәҗәдә оештыра. 8 майда Дан галереясе янында тантаналы...

Май ае елның елында бәйрәмнәргә мулдан булып, мәшәкатьле чор да санала. Шуңа карамастан, халкыбыз һәр вакыйганы лаеклы билгеләп уза. 1 һәм 9 Май бәйрәмнәре арасында «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе хезмәт алдынгыларын һәм ветераннарны котларга вакыт таба һәм аны ул иң югары дәрәҗәдә оештыра.
8 майда Дан галереясе янында тантаналы вакыйга булды. Серголылар традиция буенча аны яңартып, 20 хезмәт алдынгысының портретын элеп куйды һәм һәрберсен котлады. Әлеге чарага елдагыча шушы заводта эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары да чакырылган иде. Шулай итеп, ул икеләтә бәйрәм булды.
Портретлар Дан галереясын ел буе бизәп торачак. Алар арасында белгечләр, мастерлар, җитәкчеләр, яшьләр һәм, әлбәттә инде, ветераннар да бар.
Икеләтә бәйрәмдә чыгыш ясаган предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов традициянең дәвам итүен билгеләп, монда хөрмәтле ветераннар катнашу үзе бер бәйрәм диде. «Кызганычка, аларның сафы сирәгәя, былтыр 54 ветераныбыз исән-сау булса, быел алар 41 генә калды. Һәр югалтуны без авыр кичерәбез, аларның тиңдәшсез батырлыгына сокланабыз. Серголылар традицияләрен югалтмаска тырышабыз. Сугышка безнең заводтан 3 меңгә якын кеше китеп, шуларның яртысы гына кире әйләнеп кайта алган. Без бөтен көчебезне куеп, предприятиене саклап калырга, заказларны арттырырга тырышабыз. Соңгы мисал шуны ачык дәлилли: 4 ел буе «көрәшеп», оборона заказын алуга ирештек. Хәзер эш урыннары модернизацияләнә. Киләсе елда завод стеласын да төзекләндерәчәкбез», - диде ул.
Хезмәт һәм сугыш батырларын данлау чарасында ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева катнашып, ул шулай ук үзенең кайнар котлауларын җиткерде. «Ростехнология» корпорациясе вәкиле ПОЗИСны корпорациянең хәзинәсенә тиңләде һәм хезмәт батырларына, ветераннарга иң матур теләкләрен әйтте. «Бу заводның киләчәге бик өметле», - дип тә өстәде ул әйтелгән сүзләренә.
Әлеге бәйрәмне заводның шефлыкка алган уку йорты - 11нче мәктәп укучыларының концерт номерлары тагын да бизәп җибәрде.
Хезмәт алдынгылары данлангач, җитәкчеләр, компания хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар һәм яшьләр, һәммәсе җыелып, колоннага тезелеп, завод каршындагы сугышта башларын салган серголылар истәлегенә куелган Җиңү монументына чәчәкләр салды. Бу мизгелләр тагын да дулкынландыргыч булып, елдан-ел ерагая барган сугыш хатирәләрен яңартты. Батырлык, намуслы хезмәт, Бөек Җиңү бервакытта да онытылмый.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев