2011 елның 13 октябрендә 2 сәгать 30 минутта Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының Раифа борылышы янында Казанда яшәүче 21 яшьлек егет мәете табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге тикшерү-оператив чаралар үткәрә, әмма, кызганычка, әлегә кадәр бу егетнең үлеме сәбәбен ачыклау мөмкин түгел....
2011 елның 13 октябрендә 2 сәгать 30 минутта Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының Раифа борылышы янында Казанда яшәүче 21 яшьлек егет мәете табыла.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге тикшерү-оператив чаралар үткәрә, әмма, кызганычка, әлегә кадәр бу егетнең үлеме сәбәбен ачыклау мөмкин түгел. Полиция хезмәткәрләре әлеге фаҗига турында белүчеләрнең тикшерүдә ярдәм итүләрен, 4-47-21, 4-47-43 яисә 02 телефоннары аша шалтыратуларын сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев