Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БҮЛӘКЛӘР КҮГӘЙ БЕЛӘН КҮГЕШКӘ ТӘТЕДЕ

Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган республика бәйгесендә җиңеп чыктылар алар. Татарстан буенча узган мәртәбәле ярышта район данын күтәргән Күгәй һәм Күгеш авыл җирлекләрендә яшәүче халыкның тырышлыгы югары бәяләнде. Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде җиңүчеләр. Шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек тотучылары белән танылдылар әлеге авыл җирлекләре. Җир хезмәтчәннәре сараенда узган тантаналы...

Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган республика бәйгесендә җиңеп чыктылар алар.
Татарстан буенча узган мәртәбәле ярышта район данын күтәргән Күгәй һәм Күгеш авыл җирлекләрендә яшәүче халыкның тырышлыгы югары бәяләнде. Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде җиңүчеләр. Шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек тотучылары белән танылдылар әлеге авыл җирлекләре.
Җир хезмәтчәннәре сараенда узган тантаналы җыенда олылап бүләкләнгән 110 кеше рәтендә булган Күгәй җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова һәм Күгеш авылы җирлеге башлыгы Илдар Нотфуллин премияне авылларын төзекләндерү эшләренә тотачакларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250