Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Бәләкәч»тән бүләк – балалар бакчасы

Соңгы елларда сабыйларын балалар бакчасына урнаштыру проблемасы белән очрашмаган гаилә булдымы икән? Нәкъ менә шундый гаиләләргә республиканың «Бәләкәч» программасы ярдәмгә килде дә. Безнең шәһәрдә генә дә быел, әлеге программа кысасында, балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр булдырылып, 100 бәләкәчкә урын барлыкка килде. Ә балалар бакчасының шәһәрдә соңгы тапкыр кайчан ачылуын инде күпләр...

Соңгы елларда сабыйларын балалар бакчасына урнаштыру проблемасы белән очрашмаган гаилә булдымы икән? Нәкъ менә шундый гаиләләргә республиканың «Бәләкәч» программасы ярдәмгә килде дә.

Безнең шәһәрдә генә дә быел, әлеге программа кысасында, балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр булдырылып, 100 бәләкәчкә урын барлыкка килде. Ә балалар бакчасының шәһәрдә соңгы тапкыр кайчан ачылуын инде күпләр хәтерләмидәдер.
Нәкъ шәһәрнең үзәгендә, әллә каян үзенә дәшеп торган, аллы-гөлле буяулар белән ясалган бина элек тә балалар шау-шуыннан гөрләп торган. Туучылар саны кимеп, күп кенә балалар бакчалары ябылган заманда, кыскарту җиле бу бинаны да читләтеп узмый. Һәм менә, ниһаять, күпме еллар дәвамында Пенсия фонды идарәсе булып халыкка хезмәт күрсәткән урында янә 18нче «Радуга» балалар бакчасы ачылды. Әле бинага кергәнче үк балалар мәйданчыгының бик тә матур һәм үзенчәлекле итеп ясалганын күрәсең. Ә эченә үтсәң, исең китәрлек. Төзекләндерү эшләре апрель аенда гына башлануга карамастан, һәр җир ялт итеп тора. «Башка объектларга караганда, балалар өчен эшлисе күпкә рәхәт һәм катлаулы да, чөнки санитар таләпләре күп, җитәкчеләр тарафыннан кисәтүләр булмады, эшебезне җиренә җиткереп башкардык дип уйлыйм», - дип сөйли «Биектау сервис» подрядчы оешма директоры Ренат Гыйбадуллин. Реконструкция эшләре республика бюджетыннан 19 миллион сумга башкарылган. «Әйе, алдан проблемалар булмады түгел, булды. Әмма без депутатлар корпусы көче, иганәчеләр ярдәме белән теләкләребезне тормышка ашыра алдык. Хәзер исә 3 яшьтән зуррак малай-кызлар балалар бакчаларына урыннар белән тәэмин ителеп бетте дип әйтә алабыз», - ди бинаны ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Сергей Батин.
Алия Гаязова
Язманың тулырак вариантын газетаның 92нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X