Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БИШ БАЛА ҺӘМ БИШ ОНЫК

Күп бала тәрбияләп үстерүче ата-анага халык ихтирам белән карый бездә. Аларның тырышлыгы сокландыра. Яшерен-батырын түгел, кыюлык та сорала әле алардан. Рәхәт, иртәгәсе өчен кайгырмыйча яши торган бәхетлеләр иле дип булмый шул илебезне. «Ана даны-Материнская слава» медале белән, беренче чиратта, киләчәккә өмет белән карый алган аналарның батырлыгын билгеләп үтә кебек дәүләт....

Күп бала тәрбияләп үстерүче ата-анага халык ихтирам белән карый бездә. Аларның тырышлыгы сокландыра. Яшерен-батырын түгел, кыюлык та сорала әле алардан. Рәхәт, иртәгәсе өчен кайгырмыйча яши торган бәхетлеләр иле дип булмый шул илебезне. «Ана даны-Материнская слава» медале белән, беренче чиратта, киләчәккә өмет белән карый алган аналарның батырлыгын билгеләп үтә кебек дәүләт. Районыбызның Новониколаевский бистәсендә гомер итеп, биш бала тәрбияләп үстерүче Фирдания Габделхак кызы Дәүләтшина шул медальгә лаек булды. Күптән түгел дәүләт бүләген аңа Татарстан Президенты үзе тапшырды.

Ильяс САЛИХҖАН

Шәһәрдә туып үскән Фирдания ханымның үзен тыйнак тотуы, турысын әйтим, гаҗәпкә калдырды мине. Кызганычка каршы, кала тормышы безне әрсез, кырыс һәм, хәтта, каты булырга да өйрәтә бит. Ә биредә менә йомшак, сабыр холыклы кеше белән танышып, сөйләшү бәхете тәтеде миңа.
Бәлки, моңа артык гаҗәпләнәсе дә түгелдер. Биш бала үстерүче ананың холкы йомшак булмый тагын нинди булсын инде! Әле ул гомер буе балалар бакчасында эшли - көнен нарасыйлар арасында үткәрүче хатын-кызга тормыш тупаслыгы йокмаска да тиеш кебек инде.
Әйе, Фирдания ханым Казанда туып үсә, Рәшит исемле егеткә кияүгә чыга. Ире буласы егет белән кинога баргач таныша ул. Гел очраклы рәвештә урыннары янәшә туры килгән була яшьләрнең. Кинотеатрдагы танышудан соң, очраша башлыйлар алар. Рәшит армиядә хезмәт итеп кайта. Гаилә корып бергә яшәргә җитди адым ясаганда беренче очрашуларыннан дүрт еллап вакыт үткән була аларның. Менә шулай вакыт белән сынала яшьләрнең хисләре.
Ә инде сыналган хисләр ныклы була диләр бездә. Хак икән. Фирдания Рәшит белән гаилә корып бергә тора башлагач, бер-бер артлы өч бала алып кайта. Өйләнеп бер ел үткәч тә малайлары туа башта. Бигрәк тә Рәшит сөенә моңа - беренче баласы ук малай булуын бик теләгән була яшь ата. Ирек исемен бирә әтисе малаена. Тагын ике елдан соң кыз алып кайта Фирдания. Иреккә иптәшкә булсын, дип уйладык ди ул. Кызларына исемне каенанасы сайлаганны куялар. Рәмзия исеме бөтенесенә хуш килә. Кызлары төрләндереп җибәрә тормышларын. Тагын биш елдан Диләрә исемле кызлары да сөендерә аларның тату гаиләсен. Бу вакытта инде Дәүләтшиннар гаиләсе Новониколаевский бистәсендә баракта ике бүлмәле фатирда яши. Ире Рәшит эшеннән бирәләр торакны.
Баракта, билгеле, гади эшче халкы тора. Әйтергә кирәк, дус яши андагы халык. Бер-берсенә ярдәм итешәләр, бәйрәмнәрдә бергә куанышалар, кайгы килсә берәр өйгә, аны уртаклашалар... Менә шулай тату торгач, андагы кысанлыкка артык игътибар итмичә, көн күрә халык.
Хезмәт белән көн күрергә гадәтләнгәннәр үз тиңнәрен тиң итә шулай.Фирдания үзе, Казаннан бистәгә күченгәч, шундагы балалар бакчасына эшкә керә. Бүгенге көндә дә шунда хезмәт куя ул. Ире Рәшит тә һөнәренә тугры калган. Яшь чагындагы кебек үк, хәзер дә машина йөртә ул. Төгәлрәге, автобуста кеше йөртә. Юл салу оешмасында эшли башта. Анысының эше кысылгач, метро төзелешенә күчә. Хәзерге көндә дә җир астында юл салучыларны йөртә Рәшит.
Билгеле, халык утырган автобус рулендәге кешенең күңеле тыныч булырга тиеш. Рәшитнең тормыш иптәше моны яхшы белә. Гаилә татулыгы аңа тыныч эшләргә мөмкинлек бирә, ди ул.
- Инде олыгая башлагач тагын ике бала алып кайттым! - дип сөйләде Фирдания ханым. Сорау бирүемне көтеп тормыйча, шунда ук аңлатып та бирде үзе: - Ирем Рәшит, кулга алып, оланнар сөясем килә, диде дә инде - нишлим, якыныңның теләгенә каршы килеп булмый бит!
Дүртенче кызы Дилбәрне дә, бишенче улы Искәндәрне дә карау мәшәкатьләрен кызлары бүлешкәч, кыенга туры килмәгән алай. Апалары кулларыннан төшермәгән балаларны. Аллаһның рәхмәте төшкере, Рәмзия белән Диләрә бала яратып үсә. Үзләренә өйрәнергә дә җай булган менә. Тормышка чыккач, кирәге була аның. Вакыт узуы сизелми дә, балаларың үсеп җитлегүеннән генә күрәсең икән гомер узуын. Дәүләтшиннарның инде менә өчесе аерым яши. Үз тормышлары бар. Олы малайлары Ирек атасы юлыннан китә - машина йөртә ул. Рәмзия әнисе юлын сайлый. Мөгаллим ул, мәктәптә укыта. Диләрә дә үзенең эше белән көн күрә. Вакыт үтә тора. Әнә Ирекнең ике баласы бар. Рәмзиянең дә икәү. Күптән түгел генә Диләрә дә бәбәй алып кайткан... Биш оныклары бар хәзер Фирдания белән Рәшит Дәүләтшиннарның. Барактагы фатирларында бала тавышы өзелми. Оныклар белән тагын да кызыклы икән бу дөнья!
Тормышта мөстәкыйль атлыйлар өлкәннәре, Аллаһка шөкер. Хәзер менә Искәндәр белән Дилбәрне үстерәсе бар. Искәндәр -IV сыйныфта, Дилбәр VII сыйныфта укый. Аларның да тәүфыйклы булып, хезмәт сөеп үсүләрен тели ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250