Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әбиләр университеты

«Россия пенсионерлары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, оешма «Интернет - озын гомер» проекты кысаларында 2012 елда республикада 10 мең пенсионер һәм пенсия яшенә якынлашучы кешене компьютер грамотасына өйрәтүне максат итеп куйды. Әлеге программага старт 2011 елның ахырында бирелде. Безнең шәһәрдә бу программа 5 нче гимназиядә үтәлә. Берничә...

«Россия пенсионерлары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, оешма «Интернет - озын гомер» проекты кысаларында 2012 елда республикада 10 мең пенсионер һәм пенсия яшенә якынлашучы кешене компьютер грамотасына өйрәтүне максат итеп куйды.

Әлеге программага старт 2011 елның ахырында бирелде. Безнең шәһәрдә бу программа 5 нче гимназиядә үтәлә.
Берничә мәктәп педагоглары белән берлектә, 5нче гимназиянең информатика укытучысы Люция Салаватовага әбиләр һәм бабайларны компьютер белән эшләргә, замана техникасыннан курыкмаска өйрәтү максаты йөкләнде.
«Компьютер ликбезы» программасы кысаларында 30 пенсионер 5нче гимназия базасында компьютер грамотасына, интернет аша илебезнең иң ерак почмакларында яшәүчеләр белән аралашырга өйрәнә.
«Шундый вакытлар булды, компьютер мышкасы, клавиатура белән эшләүләрен карап торырга да мәзәк иде. Бераздан, замана балалары кебек, барысын да тиз отып алдылар тагын. Хәзер компьютерда үзләренә кирәген эшли алалар»,- дип искә ала Люция Ленаровна.
Безнең дәресләрдә мәгариф идарәсенең информацион үзәк җитәкчесе Ирек Җаббаров үзе дә берничә тапкыр катнашты.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: укуыбызны бик яхшы оештырган, безгә аеруча игътибарлы булганнары өчен, «Өлкән буын» төркеме исеменнән Ирек Җаббаровка, Люция Салаватовага зур рәхмәт. Махсус компьютер әдәбияты белән тәэмин иткән китапханә хезмәткәрләренә дә рәхмәтебез чиксез.
Ринат Шәрипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250