Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәхетле күз яшьләре

3 августта Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугыш ветеранының тол калган хатыннарына өр-яңа фатир ачкычын тапшыру тантанасы булды. Барысы 31сугыш ветераны һәм тол әби-апа фатир алу бәхетенә иреште. «Ветераннар турында» федераль законга һәм Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 7 маенда чыккан «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак...


3 августта Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугыш ветеранының тол калган хатыннарына өр-яңа фатир ачкычын тапшыру тантанасы булды. Барысы 31сугыш ветераны һәм тол әби-апа фатир алу бәхетенә иреште.

«Ветераннар турында» федераль законга һәм Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 7 маенда чыккан «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында» 714нче Указына ярашлы рәвештә, шәһәрдә һәм районда 261 сугыш ветераны һәм аларның гаиләсе торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Фатирлы булучылар арасында, ирләре сугышта булып, аннан исән-имин кайткан һәм күп еллар дәвамында халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарьләрчә эшләгән сугыш ветеранының тол калган хатыннары бар.
- Соңгы берничә елда Мирный микрорайонында яңа төзелгән йортлардан байтак сугыш ветеранына фатир ачкычын тапшырдык, - ди тантанада чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Сергей Батин. - Сезгә яшәү өчен биредә бөтен шартлар уңайлы булыр дип уйлыйм, чөнки Мирныйның инфраструктурасы елдан-ел яхшыра һәм матурлана бара.
Район башлыгы, сугыш ветераннарын фатир алу шатлыгы белән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерде һәм торак шартларын яхшыртуга бүлеп бирелгән субсидиягә яңа төзелгән йорттан фатир алган өчен рәхмәтен белдерде.
«Социаль ипотека» программасы буенча торак йортлар төзү белән шөгыльләнүче «Восход» фирмасы директоры Евгений Романов та фатирлы булучыларның шатлыгын уртаклашты һәм илебез бәйсезлеге өчен яу кырында батырларча көрәшкән сугыш инвалидларына һәм тылда армый-талмый эшләгән хезмәт ветераннарына рәхмәт әйтте. Торак йортның символик ачкычын, файдалануга яраклы булуын раслап, муниципаль район башлыгына тапшырды.
Яңа төзелгән торак йорттан фатир алучылар арасында авыл җирендә яшәүче сугыш ветераннары күп, бәхет бу юлы аларга елмайган иде. Мулла Илендә улы Зөфәр гаиләсендә яшәүче Бибизәйнәп апа Минһаҗетдинова моннан 10 ел элек бакыйлыкка күчкән ире Гомәрне гел сагынып искә ала. Разведчикларга хас булганча, үтә дә тәвәккәл, кыю йөрәкле кеше була Гомәре. 2нче Украина фронтында хезмәт итә ул. Разведчик буларак, күп мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша. Бәхеткә, исән кала һәм, туган авылына кайтып, 40 елдан артык янгын сүндерүче булып эшли. Иренең орден, медальләрен гаиләдә бик кадерләп саклыйлар. Боларга өстәп, хөкүмәтебез тол ханымны яңа фатир биреп тә сөендерә. Бу көнне Мулла Иленнән Мәдинә апа Сәлахова да ире Хәйретдин өчен фатир ачкычы алды:
- Күктән төшкән бу зур бәхетне әле бөтен җаным-тәнем белән аңлап та бетермәдем, - дип сөйли тантанада Мәдинә апа. - Шулай зурлаганнары, ветераннар турында кайгыртканнары өчен, хөкүмәтебезгә ихластан рәхмәт.
Яңа фатирлы булучыларның 11е - сугыш ветераны, калганнары квартирны ире өчен алды. Муниципаль районда тагын 30 сугыш инвалиды һәм сугыш ветеранының тол калган хатыны фатир алырга чиратта тора.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев