Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәхетле ханым

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу сүзләре нәкъ менә «Мәктәп туклануы комбинаты» ширкәте директоры, «Ел хатын-кызы-2012» республика бәйгесенең «Бизнес-леди» номинациясендә җиңүче Гөлшат Рәфкать кызы Хәлиуллина өчен махсус язылган дип уйларлык. Бүген ул бәхет дип аталган олы тәхетнең иң югары, булдыклыларга гына насыйп була торган иң...

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу сүзләре нәкъ менә «Мәктәп туклануы комбинаты» ширкәте директоры, «Ел хатын-кызы-2012» республика бәйгесенең «Бизнес-леди» номинациясендә җиңүче Гөлшат Рәфкать кызы Хәлиуллина өчен махсус язылган дип уйларлык.

Бүген ул бәхет дип аталган олы тәхетнең иң югары, булдыклыларга гына насыйп була торган иң биек баскычында. Дөньясы, кайсы яктан гына карасаң да, түгәрәк аның. Дәрәҗәле эше, таянырга ныклы гаиләсе бар. Бөтенесенә үз белеме, үз тырышлыгы, үз көче белән ирешкән көчле рухлы ханым ул.
Бүтәннәр кебек Гөлшат та урта мәктәпне, аннары кызыл дипломга техникумны тәмамлаган, повар булып эшли башлаган. Биографиясеннән күренгәнчә, карьера баскычларын бер-бер артлы йөгереп кенә уза: мастер, инженер-технолог, производство җитәкчесе, шәһәрнең «Волга» ресторанында директор урынбасары.
15нче мәктәп ачылгач, җәмәгать туклануы тармагында зур оештыру сәләтен һәм тәҗрибәсен күреп, шушы уку йортының ашханәсенә җитәкче итеп билгелиләр һәм аның алдына, республикада беренчеләрдән булып, үзфинанслауга күчү бурычын куялар. Максатчан җитәкче бу катлаулы бурычны үтәп кенә калмый, 2005 елны 15нче мәктәп ашханәсен Татарстанда беренче урынга чыгаруга ирешә. Югарыдагылар да күрә уңышын. Ике елдан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәптә белем һәм тәрбия бирүгә багышланган зур киңәшмәне, бүтәннәрне алдынгы эш алымына һәм тәҗрибәсенә өйрәтү максатыннан, нәкъ 15нче мәктәптә оештыра һәм үткәрә.
Кул астында эшләүчеләре дә үзе кебек: тырыш, булдыклы, эшчән. Һәрдаим укыйлар, өйрәнәләр, төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулыйлар. Хезмәтләрен халык та, өстәгеләр дә югары бәяли: шәһәргә килгән иң дәрәҗәле, иң затлы кунакларга мәктәп ашханәләрендә пешерәләр һәм аларга шунда эшләүче повар кызлар хезмәт күрсәтә. 4 мартта узган Россия президентын сайлау көнендә дә, сайлау участокларында күмәч, пәрәмәч, бәлешләр сатып, бер миллион сум акча эшләп алганнар. Халык яратып сатып ала аларның продукциясен. «Мәктәп туклануы комбинаты» ширкәте карамагындагы 4, 5, 15, 16 нчы мәктәп ашханәләренә, төрле бәлеш, өчпочмак, чәкчәк пешереп, пилмән ясап, токмач кисеп бирүне сорап, көн саен дистәләгән кеше мөрәҗәгать итә икән, димәк, аларның даими клиентлары бар дигән сүз.
Мәктәп ашханәләрендә эшләүчеләр укучы балалар өчен көн саен тәмле һәм бала организмы өчен файдалы ризыклар пешерә. Ризыкны, рационның балансын саклап, төрләндереп пешерергә тырышалар. Ит ризыклары һәрвакыт мөселманча эшкәртелгән хәләл иттән әзерләнә. Ассортимент әти-әниләрне дә канәгатьләндерә. «Безнең төп максат - балаларның сәламәтлеге һәм без һәрвакыт шул критерийдан чыгып эшлибез, - ди Гөлшат Хәлиуллина. - Хезмәтебезгә көн саен меңләгән бала бәя бирә». Хәзерге вакытта бөтен мәктәп балаларының 90 процентка якыны (бу - бик зур сан) мәктәп ашханәсендә туклана икән, алар алга куелган максатына ирешкән дигән сүз.


Әлифел ТАРАЗОВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250