Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнекеләр тагын беренче

20 сентябрьдә Горький исемендәге заводның 52нче янгын сагы часте территориясендә Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСы баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтен хезмәте звенолары арасында республика ярышлары булды. Ул һөнәри осталыкның юбилей ярышлары булып (35нче тапкыр уздырылды), хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланды. Һәлак булганнарның тол калган хатыннары бәйрәмнең мактаулы...

20 сентябрьдә Горький исемендәге заводның 52нче янгын сагы часте территориясендә Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСы баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтен хезмәте звенолары арасында республика ярышлары булды.
Ул һөнәри осталыкның юбилей ярышлары булып (35нче тапкыр уздырылды), хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланды. Һәлак булганнарның тол калган хатыннары бәйрәмнең мактаулы кунагы иде.
- Ярышларда катнашу өчен Яшел Үзәнгә республиканың көчле 28 командасы килде. Шуны билгеләргә кирәк, әлеге төрдәге ярышлар тарихында моның кадәр күләмдә катнашучы булганы юк иде әле, - дип сөйли ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. - Шуңа күрә оештыру өчен җаваплылык та зур булды. 8нче отряд хезмәткәрләре бу имтиханны намус белән үтәде. Аны МЧСның баш идарәсе җитәкчелеге дә югары бәяләде.
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре мондый мәртәбәле ярышны югары дәрәҗәдә оештырып кына калмаган, үзләре дә актив катнашып җиңеп чыккан. Горький исемендәге заводның 52нче янгын сагы часте звеносы I урынга һәм ярыш кубогына лаек булса, Серго исемендәге заводның 34нче янгын сагы часте янгын сүндерүчеләре көмеш медальгә ия булган.
- 52нче часть звеносы практик бурычны үтәгәндә бер генә хата да ясамыйча, аны 5 минут 03 секундта үтәп чыкты, - дип сүзен дәвам итә З.Хәлиуллин. - 34нче часть алардан азга гына калышты. Судьялар бригадасы практик этап үтәлешен генә түгел, ә звено әгъзаларының хезмәтне саклау таләпләрен ничек үтәвен дә бәяләде. Һәр хата өчен штраф баллар өстәлеп торды. Минемчә, шәһәр һәм район халкы безнең янгын сүндерүчеләр белән чын-чынлап горурлана ала, чөнки аларның югары һөнәри әзерлеген республика ярышлары чираттагы тапкыр исбатлады.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев