Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнекеләр – җиңүче

Казанның 9нчы лицеенда «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеменә машина төзелеше буенча белгечләр арасында һөнәри осталык бәйгесе үтте. Яшел Үзән муниципаль районы данын тулысынча «М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыяте белгечләреннән төзелгән команда яклады. Республиканың иң яхшы дип саналган 98 белгеч катнашкан бәйгедә завод яшьләре беренче тапкыр көч сынашты. Һәм шуңа...

Казанның 9нчы лицеенда «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеменә машина төзелеше буенча белгечләр арасында һөнәри осталык бәйгесе үтте. Яшел Үзән муниципаль районы данын тулысынча «М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыяте белгечләреннән төзелгән команда яклады.
Республиканың иң яхшы дип саналган 98 белгеч катнашкан бәйгедә завод яшьләре беренче тапкыр көч сынашты. Һәм шуңа күрә алган урыннары белән аеруча горурланалар. «Суднолар төзелеше» номинациясендә корпуслар төзү цехының техник әзерлек бюросы начальнигы Ольга Байгулова җиңеп чыкты. «Токарь» номинациясендә машина төзелеше цехы токаре Евгений Бандур көмеш призер булды. «Ак Барс» яшьләр үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында горькилыларның професионалызмы югары бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X