Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнекеләр – иң яхшы

Мәскәүдә XIII Бөтенроссия торак-коммуналь хуҗалыгы форумы узды. Аны ел саен сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы көне уңаеннан Россиянең Региональ үсеш министрлыгы үткәрә. Форумда әлеге өлкәләрдәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында зур сөйләшү булды. Министр Виктор Барсагин торак-коммуналь өлкәсенең, иң беренче чиратта, кулланучылар мәнфәгатен кайгыртучы социаль юнәлештәге өлкә...

Мәскәүдә XIII Бөтенроссия торак-коммуналь хуҗалыгы форумы узды. Аны ел саен сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы көне уңаеннан Россиянең Региональ үсеш министрлыгы үткәрә. Форумда әлеге өлкәләрдәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында зур сөйләшү булды.

Министр Виктор Барсагин торак-коммуналь өлкәсенең, иң беренче чиратта, кулланучылар мәнфәгатен кайгыртучы социаль юнәлештәге өлкә итеп үзгәреп җитүен ассызыклады. Коммуналь хезмәт күрсәтүнең яңа кагыйдәләре аларны сыйфатлы итеп күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Министрлык Бөтенроссия тормышны тәэмин итү хезмәткәрләренең профсоюзы белән берлектә ТКХ өлкәсендә 2011 елда иң яхшы предприятие, оешма исеменә бәйге игълан иткән иде, форумда шуңа нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең төп этабында Россиянең 54 төбәгеннән катнаштылар. Җиңүгә омтылышта төп критерийлар - компанияләрнең икътисадый күрсәткечләре, социаль эш, хезмәтне саклау һәм производствоның фәнни-техник күрсәткечләре. Татарстан Республикасы вәкилләренең казанышлары лаеклы бәяләнде. Жюри карары нигезендә, 2011 елда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы предприятие исеменә үткәрелгән бөтенроссия бәйгесенең II дәрәҗә Дипломы белән Яшел Үзәннең «Торак комплексы» идарә итүче компаниясе бүләкләнде.
Гүзәл МИНҺАҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев