Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнең балалар – Мәскәүдә (+фотолар)

ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе, шәһәребезнең 16нчы мәктәбе укучысы һәм "Шәһәр укучылары советы" балалар иҗтимагый оешмасы активисты Тимерхан Шәйхетдинов ел дәвамында ирешкән уңышлары өчен Татарстан яшь лидерлары белән Мәскәүгә барды.

Республикабыз активистлары белән түбәндәге шәхесләр танышты: Рәсәйдә Татарстан Республикасының тулы вакәләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев, Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов, Николай Валуев.

Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин Татарстан яшьләрен берләштерү өчен нинди эшләр башкарылганы хакында сөйләп узды.

«Шулай дәвам итегез!» - дип мактады аларны Равил Әхмәтшин.

Тимерхан сәяси эшлеклеләрне "Детская Общественная Приемная" республика проекты эшчәнлеге белән таныштырды.

Дәүләт Думасы бинасы буенча экскурсия барышында активистлар һәр партиядә кунакта булды, аннары Думаның утырышын күзәттеләр, депутатларның тавыш бирүен карадылар.

Николай Валуев балаларның барлык сорауларына җавап бирде. «Һәрвакыт үзем өстендә эшләргә тырышам. Әйе, карьера да кирәк, тик минем өчен беренче урында гаиләм тора. Мин "5+" билгесенә торырлык бәхетле кеше», - дип уртаклашты ул фикерләре белән.

Балалар шулай ук Кызыл мәйданда да булырга өлгерде.

Тимерхан Шәйхетдинов, үз чиратында, рәхмәтен белдерде: «Онытылмаслык булды! Чын Яңа Ел бүләге өчен зур рәхмәт!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев