Берне кистеңме – унны утырт (+ФОТО)
Бер агач кистеңме - унны утырт. Кисмәсәң дә утырт.
Октябрь ахырына кадәр, табигатьне саклауга багышланган, ел саен үткәрелүче "Урман утырту көне" республикакүләм акциясе бара.
Ул инде, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы һәм ТР Министрлар кабинеты карары белән, 2011 елдан бирле үткәрелеп, бөтенроссия акциясенә әверелде. Анда катнашучылар саны 1 миллионнан артып китеп, 3000 гектар мәйданда 15 миллионнан артык агач һәм куак утыртылган. Чараның максаты - табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклау, урманнарны киңәйтү мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Агач күбрәк булган саен - һава сафлана, сулышыбыз иркенәячәк бит. Татарстанда ел дәвамында өч миллион үсенте утыртылачак.
Әлбәттә, мондый игелекле гамәлдән районыбыз һәм шәһәр халкы да читтә кала алмады. Алай гына да түгел, бик актив катнашты, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Бездә, төрле чаралар уздырганда парк-скверларда, ишек алларына, урамнарга агач үсентеләре утырту традициягә әйләнеп бара. Ә Яшел Үзәндә акциягә бәйле истәлекле агач утырту көннәре 6, 7 октябрьдә оештырылды. Анда Иҗтимагый Совет әгъзалары һәм "ЯҮМР ТКХ департаменты" хезмәткәрләре Декабристлар, Паратская урамнарында һәм шәһәр күле буендагы урманда юкә, каен, миләш - барлыгы 88 төп яшь агач үсентеләре утырттылар. Утырту материалы белән "Яшел Үзәннең яшел шәһәр хуҗалыгы" оешмасы тәэмин итте.
-Шәһәребезнең үсүе яхшы, тик моның белән бер рәттән яшеллекнең кимүе күңелсез күренеш. Менә шуңа күрә мин бүген биредә, агач утырту акциясендә катнашам. Яшел Үзәннең исеме җисеменә һәрвакыт туры килеп торырга тиеш. Һәрберебез берәр генә агач утыртса да, табигатьне тергезүгә бик зур ярдәм итәр иде, - ди Иҗтимагый Совет әгъзасы Миләүшә Ищейкина.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев