Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче сентябрьгә букча әзер

Бала үстерүче гаиләнең шатлыклы мәшәкатьләре бихисап. Шуларның берсе - яше җиткән, бакча белән хушлашкач, үсеп-җитдиләнеп киткән улыңны йә кызыңны беренче тапкыр мәктәпкә озату. Бала өчен мәктәп формасы, спорт киемнәре сатып алу, портфельнең иң җайлысын сайлап, эченә уку-язу кирәк-яракларын тутыру укырга барам дип ашкынган бала өчен дә, аның әти-әнисенә дә зур...


Бала үстерүче гаиләнең шатлыклы мәшәкатьләре бихисап. Шуларның берсе - яше җиткән, бакча белән хушлашкач, үсеп-җитдиләнеп киткән улыңны йә кызыңны беренче тапкыр мәктәпкә озату.

Бала өчен мәктәп формасы, спорт киемнәре сатып алу, портфельнең иң җайлысын сайлап, эченә уку-язу кирәк-яракларын тутыру укырга барам дип ашкынган бала өчен дә, аның әти-әнисенә дә зур шатлык ул.
Әмма шактый чыгымнар сорый торган шатлык, чөнки мәктәп киемнәре һәм әсбаплары кайбер гаиләләр өчен кыйммәткә төшә. Бигрәк тә мәктәпкә берьюлы ике-өч, хәтта биш баласын озатучылар кыен хәлдә калалар.
Аларга республикада ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясендә катнашучы киң күңелле, юмарт иганәчеләр булышлык күрсәтә. Хәйруллинның Хәйрия фонды - әлеге акциянең актив катнашучысы.
10 августта Базарлы Матактагы район мәдәният йорты иртәдән күңелле чыр-чу белән тулы иде. Болар - 1 сентябрьдән I сыйныфка барачак малайлар һәм кызлар. Үзләре генә түгел, билгеле. Кайсын әнисе йә әтисе җитәкләгән, авыллардан килүчеләрен булачак укытучылары үз тирәләренә туплаган. Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән тамаша залы гөр килеп тора - бүген биредә район мәктәпләренә I сыйныфка киләчәк 200 баланың һәрберсенә иганәчеләр әзерләгән букчалар тапшырыла. Хәйруллинның Хәйрия фонды республикабызның төрле районнарында яшәүче балаларга 400 ләп бик матур портфельләр әзерләгән.
Менә сәхнәгә нәни кызлар һәм малайлар йөгереп менә.
Хәйруллинның Хәйрия фонды вәкилләре балаларга зәңгәр һәм алсу төстәге портфельләр таратты.
Күп балалы гаиләләр өчен спорт костюмнары да әзерләгән фонд.
Ирина Волостнова укучыларга мәктәптә уңышлар, сәламәтлек теләде.
- Сезнең өчен бөтенләй яңа тормыш башлана. Хәерле юл сезгә, балалар! - диде фонд президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X