Март аенда ук төп дәүләт имтиханын тапшыру башлана.
Быел аны безнең районда 624 кеше тапшырырга җыена, шуларның 535е агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар, 21е - кичке мәктәптән, 21е - А.П.Кирпичников исемендәге химия лицеенда укучылар, ә 47 укучы узган елгылар һәм 7се - Яшел Үзән медицина училищесы студенты.
2015 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасында үзгәрешләр күп булачак. Алар нигездә рус теле, математика, чит телләрне тапшыруга һәм тапшыру срокларына кагыла. Имтиханны кире тапшыру бер генә тапкыр рөхсәт ителә. Имтиханнар тапшыру ике этапта барачак. Сорауларны 4-97-53 телефоны аша бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев