Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бердәм дәүләт имтиханы – мөһим сынау

2012 елда 805 укучы БДИ тапшырып, 153нең нәтиҗәсе 80 баллдан югарырак. Менә тагын чираттагы уку елы тәмамланып, чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырып сынады. Кемдер отты, кайберәүләр - сыналды. Шушы мөһим сынауны уңышлы тапшыручылар хәзер урта махсус һәм югары уку йортларына керәчәк. Безнең район мәктәпләрендә 772 укучы...


2012 елда 805 укучы БДИ тапшырып, 153нең нәтиҗәсе 80 баллдан югарырак.

Менә тагын чираттагы уку елы тәмамланып, чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырып сынады. Кемдер отты, кайберәүләр - сыналды. Шушы мөһим сынауны уңышлы тапшыручылар хәзер урта махсус һәм югары уку йортларына керәчәк.
Безнең район мәктәпләрендә 772 укучы XI сыйныфны тәмамласа, БДИны 805 кеше тапшырды.
«ТР Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе Ольга Купоросованың сөйләвенә караганда, укучыларның 97,8 проценты БДИны уңышлы тапшырып, аттестат алган. 17 укучы бу бәхеткә ирешә алмаган. 14е БДИ тапшыра алмаса, 3сен дәүләт имтиханына кертмәгәннәр ( 2011 елда - 53, 2010да - 54, 2009 елда - 90 укучы аттестат алмаган). Укучылар 11 фәннән имтихан тапшырып, рус теленнән 63,87 балл булып, ул 2011 елдан 3,47 баллга, математикадан 48,2 балл булып, 2 баллга югарырак. Мондый күтәрелеш алты фән буенча күзәтелә. Әмма уртача күрсәткечләр уртача республиканыкыннан түбәнрәк. 3нче гимназия, 9, 1, 14нче лицейлар, 16нчы, Раифа, Әйшә урта мәктәпләре укучыларының рус теле буенча күрсәткече республиканыкыннан (ТРда - 64,3 балл) югары. Математикадан 9нчы һәм 1нче лицей, 3нче гимназия, 16нчы, Норлат, Свияжск, Татар Танае, Әйшә, Ачасыр, Раифа урта мәктәпләре укучыларының БДИ нәтиҗәсе әйбәтрәк (ТРда - 48,2 балл).
Быел 153 кешенең нәтиҗәсе 80 баллдан (21,13%) арткан (2011 елда - 13,5%, 2010да - 8,53%, 2009да 1,96%). 65 укучы - алтын, 45е көмеш медальгә лаек.
БДИ нәтиҗәсеннән күренгәнчә, мәктәпләрдә киләчәктә дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен максатка юнәлешле эш алып барырга кирәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев