Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бераз гына җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 27 гыйнварда, урыны белән томан төшүе көтелә, көчсез, әмма тотрыксыз җил исәчәк. Юлларда - бозлавык. Республикада явым-төшемнәр вәгъдә ителми. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 22-27, аязган вакытта - 28-33 градус салкын булачак. Көндез бераз җылыта - 15-20, кынчыгыш районнарда...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 27 гыйнварда, урыны белән томан төшүе көтелә, көчсез, әмма тотрыксыз җил исәчәк. Юлларда - бозлавык.

Республикада явым-төшемнәр вәгъдә ителми. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 22-27, аязган вакытта - 28-33 градус салкын булачак. Көндез бераз җылыта - 15-20, кынчыгыш районнарда 24 градус салкын булыр дип фаразланыла. Республиканың көнчыгыш районнарында - иң салкын, көнбатышта - иң җылы һава температурасы саклана.

Казанда төнлә - 22-27, аязган вакытта 29 градуска кадәр салкын булачак. Көндез - 16-19 градус салкын.

28 гыйнварга каршы төндә Татарстанда бераз кар явачак, томан төшү ихтималы бар. Һава температурасы 16-21, аязганда 22-27 градус салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X