Бер мичкә балга – бер кашык дегет
Дәваханәләр эшчәнлегенә һәм табибларның эш-гамәлләренә карата безнең беребез дә битараф түгел. Үзәк район дәваханәсенең бер мөһим бүлеге булып торган бала тудыру йорты һәм анда эшләүче ак халат ияләре хатын-кызларның, бигрәк тә булачак яшь әниләрнең даими игътибар үзәгендә тора. Һәркайдагы кебек, анда да проблемалар бар. - Бала тудыру йорты 1990 елда...
Дәваханәләр эшчәнлегенә һәм табибларның эш-гамәлләренә карата безнең беребез дә битараф түгел. Үзәк район дәваханәсенең бер мөһим бүлеге булып торган бала тудыру йорты һәм анда эшләүче ак халат ияләре хатын-кызларның, бигрәк тә булачак яшь әниләрнең даими игътибар үзәгендә тора. Һәркайдагы кебек, анда да проблемалар бар.
- Бала тудыру йорты 1990 елда сафка баскан иде, - дип сөйли үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов. - Шактый еллар узса да, анда беркайчан да ремонт булмады. Ремонт кирәклеге турында соңгы берничә ел эчендә гел әйтеп, сөйләп торабыз, чөнки бина 42 процентка тузган: бөтен техник системалары искергән һәм хәзерге заман таләпләренә туры килми. Дөрес, 2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча капиталь ремонтның башлангыч этабына 48 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бинаның беренче яртысында 2012 елның февралендә башланган төзәтү-төзекләндерү эшләре инде тәмамланды. Бүлеп бирелгән акчага түбәне яптык; электр, җылыту, вентиляция, суүткәргеч һәм канализация системасын алмаштырдык.
Искегә тисәң, исең китәр, ди безнең халык. Монда да нәкъ шулай. Ремонт эшләрен дәвам итәргә өстәмә чыгымнар кирәк була һәм дәваханә җитәкчелеге, төзәтү-төзекләндерү эшләренең икенче этабын башкарып чыгу өчен 60 миллион сум акча сорап, янә Илбашына мөрәҗәгать итә. Бинаның эчке өлешендә кайбер эшләрне төгәлләргә, фасадны тәртипкә китерергә, искергән лифтларны алмаштырырга, пандусларны яңартырга, ә искергән эчке өлешен ремонтлау өчен, авыруларны ремонтланган бүлмәләргә күчерергә кирәк. Операция блогы да ремонт көтә.
Ремонт эшләре тәмамланганнан соң, бала тудыру йортының беренче катына хирургия корпусыннан хатын-кызлар консультациясен күчерергә исәплиләр. Баш табиб әйтүенә караганда, акушер-гинекология хезмәте медицина җиһазлары белән әйбәт кенә тәэмин ителгән, әмма бөтен нәрсә хәзер тиз искерә, шуңа күрә монда да яңарту таләп ителә. Исәпләүләр буенча, җиһазларны яңартуга 80 миллион сум чамасы акча кирәк булачак.
Дәваханәнең тагын бер проблемасы бар, ул - белгечләр җитмәү. Хәзерге вакытта авыруларга тәүлек әйләнәсендә барысы 9 акушер-гинеколог, 2 анестезиолог, бер неонатолог хезмәт күрсәтә. Бу аз. Икенче төрле әйткәндә, табиб-акушерлар белән тәэмин ителеш 65 процент, анестезиологлар белән - 28 процент, неонатологлар белән - 20 процент. Коллектив тотрыклы, ләкин яшь белгечләр азрак. Хезмәт хакы түбән һәм торак бирмиләр дигән сылтау белән яшь белгечләр дәваханәгә эшкә килми. Белгечләрне җәлеп итүдә шәһәр һәм район җитәкчеләренең, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының ярдәме кирәк. Бала тудыру йортында ремонт эшләре тәмамланганнан соң, авыруларга да, анда эшләүчеләргә дә бик җайлы-уңайлы, чиста-пөхтә, кыскасы, әйбәт булырга тиеш. Көтәргә күп калмады. Башланган эш беткән эш, диләр. Ремонт эшләре, финанс ярдәме булса, озакка сузылмаячак.
Сәламәтлек саклау системасындагы эш-гамәлләр турында сүз барганда, авырулар һәм табиблар арасындагы мөнәсәбәт турында да әйтеп китәргә кирәк. Бу хакта кычкырып сөйләмәсәләр дә, бу тема - һәрвакыт актуаль, өстәвенә, Интернет челтәрендә дәваханәдәге белгечләрнең тупас мөгаләмәсе турында хәбәрләр бар.
-Медицина ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәсә, табиб яисә шәфкать туташы тупас кыланса, авырулар турыдан-туры миңа мөрәҗәгать итсен иде, - дип сүзен дәвам итә баш табиб. - Һәр очракны тикшереп, объектив һәм субъектив сәбәпләрне ачыкларбыз. Табибларның һәркайсы җаваплылык тоеп эшли, һәр хатаны, кемнеке булуына карамастан, йөрәге аша үткәреп, аның өчен чын күңелдән борчыла.
Газетабызда ак халатлы шәфкать ияләренең күркәм эшләре, дәвалап, авыруларны аякка бастырулары турында матур язмалар еш басылып тора, шуңа күрә Интернеттагы бер кашык дегет бер мичкә балны бозмас дип ышанабыз.
Әлифел ТАРАЗОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев