Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер балык башын чәйнәү

Урамда 30 градус эссе. Июльнең шушы эссе челләсендә муниципаль районның 30 мең кешесе фатирында кайнар су булмаудан интегә. - Ике оныгым балалар бакчасына йөри. Бакчадан пычранып кайталар дип әйтмим, тик аларны мондый эссе вакыттта көн саен 2-3 мәртәбә коендырырга кирәк, - дип сөйли күршем Зәйнәп Искәндәрова. - Үзем дә 80нең...

Урамда 30 градус эссе. Июльнең шушы эссе челләсендә муниципаль районның 30 мең кешесе фатирында кайнар су булмаудан интегә.
- Ике оныгым балалар бакчасына йөри. Бакчадан пычранып кайталар дип әйтмим, тик аларны мондый эссе вакыттта көн саен 2-3 мәртәбә коендырырга кирәк, - дип сөйли күршем Зәйнәп Искәндәрова. - Үзем дә 80нең өстендә. Мин дә балалар кебек, кыскасы, оныкларны да, мине дә юасы. Көн саен чиләк-чиләк су җылытабыз, эшмени бу. Бурычыбыз юк. Кайнар суны тизрәк бирсеннәр дип, 3 айга берьюлы түләп кайтты кызым.
Күршемнең бурычы булмавына ышанам. Ул гына түгел, фатирында кайнар суы булмаган 30 мең кешенең 95 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бара һәм аларның да бурычы юк.
Соңгы вакытта бурычны түләттерү буенча саллы гына эш алып барыла. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү һәм бурычларны каплату мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә мәгълүм булганча, елның беренче алты аенда халыкның 95,4 проценты хезмәтләр өчен вакытында түләгән. Июньдә Октябрьский авыл җирлегендә яшәүчеләр хезмәтләр өчен 134,5 процент түләгән булса, Мизиново халкының нибары 59 проценты вакытында түләргә кирәк дип исәпләгән.
- Хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне, бөтен төр алымнарны кулланып, түләргә мәҗбүр итәргә кирәк, - дип исәпли муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин. - Файдасы күренгән һәр ысулны эшкә җигәргә. Иң үтемлесе - бурычлыларның исемлеген подъезд ишегенә элү. Дөрес, бурычы булган кешеләр исемлекне, оялып һәм хурланып, ертып атарга да мөмкин, әмма көнгә өч тапкыр: иртән, көндез һәм кич эләргә кирәк. Кемнең күпме бурычы булганын күршеләре белеп торсын. Җәмәгатьчелекне уятырга кирәк.
«Торак комплексы» идарә итүче компания» ширкәте хәзерге вакытта бурычлылар турында тулы мәгълүмат базасын әзерләү өстендә эшли һәм анда гаиләнең акча кереме, хуҗаның эш урыны, балалары, социаль статусы, туган-тумачасы турында бөтен информация булачак. Һәр торак йортка компаниянең 3 җаваплы хезмәткәре беркетелгән. Идарә итүче компания хезмәткәрләре, көн саен рейдка чыгып, бурычлылар белән очраша. Бурычы күп булган фатирның утын өзәләр, әгәр хуҗа үзбелдекләнеп тоташтырса, эш суд приставларына бирелә. Әгәр суд приставының бурычны түләргә кирәк дигән карарын алып та, торак-коммуналь хезмәтләр өчен кеше бурычын түләми икән, андыйларны мировой суд карары нигезендә 15 тәүлеккә утыртып куюлары да ихтимал. Рейд барышында социаль яктан яклауга мохтаҗ гаиләләр дә, эчкечелек аркасында тормышның төбенә төшүчеләр дә ачыклана һәм аларны аерым исәпкә куялар.
Бурычы булган гаиләләр белән җылылык челтәре предприятиесе (ЗПТС) хезмәткәрләре дә билгеле бер эш алып бара. Алар да, бурычны каплаттыру өчен, көн саен халык белән очраша.
Бурычы булганнарның өенә бару, алар белән кат-кат очрашып сөйләшү, эш урыннарына хәбәр итү, бу хакта җыелышып киңәшмәләр үткәрү нәтиҗәсендә бурычның бер өлеше кимегән, әмма бүгенге көндә халыкның һәм кайбер юридик затларның барысы 156 миллион сум бурычы бар. Аның бәясе бер - фатирларыбызда кайнар су юк.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев