Бәчектә авыл бәйрәме гөрләп узды! (1нче өлеш)
Бу авыл, дөресен генә әйткәндә, шаккатырды.
Авыл бәйрәмен кечкенә сабантуй итеп күз алдыбызга китерәбез. Ә бу бәйрәмдә, традицион җыр-бию-уен-көлкедән тыш "Коръәнне иң яхшы укучы", "Иң шәп гармунчы" кебек бәйгеләр дә оештырылды. Көрәшнең хөкемдары итеп Яшел Үзән сабантуе аша яхшы таныш Азат Миңнуллин чакырылган иде. Авыл бәйрәме азагында учакта пешерелгән искиткеч тәмле пылау белән сыйладылар. Бәчектә Гөлнара һәм Хәйдәр Сибгәтуллиннар кебек активистлар булу үзе бер бәхет. Бу күңелле бәйрәмне оештыру, сәнгать номерлары һәм бүләкләрдән алып бөтен авылны сыйларлык табын әзерләүгә кадәр тулысы белән алар тырышлыгы нәтиҗәсе. Иганәчеләр дә юк түгел иде, сәхнәдән аларга зур рәхмәт җиткерелде. Чакыруыгызга зур рәхмәт, мин бик канәгать калдым.
Илсөя Завилейская,
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев