Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН НИГЕЗ САЛАЛАР

Кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга һәм малай тәрбияләп үстерергә тиеш, диләр кайбер җирдә. Бездә исә, бар тырышлыгыбыз - балалар өчен, дигән яшәү мәгънәсе өстенлек итә. Һәм, әйтергә кирәк, яшьли тотыналар киләчәкне кайгыртырга, әйтик, хәзер менә яңа иркен өй салырга теләп тырышалар күпләр. Мондый чакта өлкәннәр ярдәме бигрәк тә...


Кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга һәм малай тәрбияләп үстерергә тиеш, диләр кайбер җирдә. Бездә исә, бар тырышлыгыбыз - балалар өчен, дигән яшәү мәгънәсе өстенлек итә. Һәм, әйтергә кирәк, яшьли тотыналар киләчәкне кайгыртырга, әйтик, хәзер менә яңа иркен өй салырга теләп тырышалар күпләр. Мондый чакта өлкәннәр ярдәме бигрәк тә урынлы. Дәүләтнең өч һәм аннан күбрәк балалар үстерүче яшь гаиләләргә йорт төзү өчен бушка җир бирүе дә яхшы чара булып тора.


Районда җир бүлүгә әзерлек эшләре кыш көне үк башланган иде. Бу турыда без газетабызның 18 гыйнвар № 4 (2463) санында хәбәр иткән идек. Аңлавыбызча, Иделгә һәм башкалага якын авыл җирлекләрендә һәм Яшел Үзәннең үзендә дә буш җирләр табуы җиңел булмагандыр. Билгеле булганча, районда өч йөзгә якын һәм шәһәрнең үзендә дә шул кадәр чамасы ишле гаилә бар. Бу четерекле эш белән районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы шөгыльләнә. Хәзерге көндә, Карамалы Тауны исәпкә алмаганда, Идел аръягындагы авылларда, нигездә, җир кишәрлекләре бүленгән.
Кемнәр ала соң җир кишәрлеген? Шуны ачыклау максатыннан без район үзәгеннән иң ерак урнашкан авылларның берсе Карашәмдә булдык. Ул авыл Рус Әҗәле авылы җирлегенә керә. Җирлек башлыгы Гөлнара Семахина әйтүенчә, Карашәмнең күп балалы ике яшь гаиләсенә 8әр сотый җир кишәрлеге каралган. Дөрес, җир кишәрлеге күрше авылда - Татар Әҗәлендә тәкъдим ителә. Ара ерак булмаса да, гаиләләрнең берсе күрше авылда алудан баш тарткан. Шуны да искәртик, моннан соң аларга башка җир бирелмәячәк дигән сүз түгел әле. Закон буенча, җир тәкъдим иткәндә, сайлап алу мөмкинлеге дә булырга тиеш.
Без җир кишәрлеге алган Маннаповлар гаиләсе белән таныштык. Лилия һәм Марсель Маннаповлар өч бала үстерәләр. Иң олы малайларына 17 яшь тулып килсә, кечесенә 9 ай гына әле. Лилия (рәсемдә) үзе Карашәмдә туып-үскән, гаилә башлыгы исә, Казан егете. Лилия сату өлкәсендә эшли. Марсель үзенең гаиләсен тәэмин итәрдәй керемне машина йөртеп таба.
- Казандагы тыгызлык тәмам туйдырды. Машина йөрткәч, мин һәркөн интегәм шунда. Балаларга да, авылда саф һавада үссәләр, файдалы бит, - дип аңлатты Марсель биредә төпләнергә теләүләрен. - Казанга йөрергә туры килсә, мәсәлән, машина бар, юл әйбәт. Әле мин әйтәм, Мәскәүдә яшәүчеләр безнең якларда йорт төзетеп, шунда кала ыгы-зыгысыннан ял итәргә кайталар. Минем танышлар төзүче булып эшли, Тәтеш ягында төзиләр мәскәүлеләргә дачаларны. Вертолетка утырып кына кайтып-китеп йөриләр икән шунда. Нәрсә, без алардан кимме?
- Җир бирүләрен белгәч, Марсель аеруча сөенде шул, - дип дәвам итте иренең сүзен Лилия. - Эш дигәннән, безнең һөнәрләр кайда да кирәкле бит. Ул кадәр йөрмәскә дә мөмкин булыр әле, Аллаһ боерса!
Күренеп тора, туган ягына тартылудан ул бик шат. Чыннан да, менә шулай җай чыккач, туган якта тернәкләнүгә ни җитә! Барысы да таныш, барысы да якын анда. Авылдашлар да, Карашәм тирәсендәге таулар-урманнар һәм чылтырап аккан чишмәләр дә. Балаларны карауда иң ышанычлы кешеләр - әти-әни дә янәшәдә генә... Әлбәттә инде, балаларының киләчәген уйлап сайлаган биредә җирне ана кеше. Без Маннаповларга хыялларын тормышка ашыруда уңышлар теләдек. Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X