Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бакчасына түләү артты

Гыйнвардан сабыеңны балалар бакчасына йөрткән өчен бәяләрнең артуы хакында газета укучыларыбызга узган саннарның берсендә хәбәр иткән идек инде. Балалар бакчасына бәяләрнең артуы, гомумән, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә кагыла торган сораулар турында муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова журналистлар өчен үткәрелгән брифингта менә нәрсәләр сөйләде: - «Мәгариф турында» закон нигезендә...

Гыйнвардан сабыеңны балалар бакчасына йөрткән өчен бәяләрнең артуы хакында газета укучыларыбызга узган саннарның берсендә хәбәр иткән идек инде. Балалар бакчасына бәяләрнең артуы, гомумән, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә кагыла торган сораулар турында муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова журналистлар өчен үткәрелгән брифингта менә нәрсәләр сөйләде:

- «Мәгариф турында» закон нигезендә ата-аналар балалар бакчасына тотылган чыгымнарның аена нибары 20 процентын түли. Былтыр ел дәвамында бакчага түләү бәясе артмады, әмма шул ук вакытта коммуналь хезмәтләргә бәя дә, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы да күтәрелде, шуңа күрә бәянең артуы табигый хәл.
Түләү бәясе бакчаның төренә карап артты. Әйтик, белем бирү юнәлешендәге балалар бакчасында 1-3 яшьлек бала өчен 178 сумны һәм 3-7 яшьлек бала өчен 164 сумны артыграк түләргә туры килер. Баланың аңын үстерү юнәлешендәге бакчада йөргән 1-3 яшьлек сабый өчен 210 сумга, 3-7 яшьлек нарасый өчен 194 сумга күбрәк түлиләр. Шул ук вакытта әти-әниләр инде берничә ел дәвамында сабыен бакчага йөрткән өчен компенсация дә ала. Халыкны социаль яклау бүлеге аша ата-ана бер балага бакчага түләгән акчаның - 20, икенче балага - 50, өченче балага 70 процент акчаны кире кайтарып алырга хокуклы. Мисал өчен, гаилә бакчага бер баласын йөрткән өчен 1200 сум акча түләсә, шуның 20 проценты халыкны социаль яклау бүлеге аша кире кайтарылып бирелә. Ата-аналар бу хакта әйбәт белә һәм аны алу тәртибен тәфсилләп аңлатып тору да кирәкми. Физик кимчелекләре булган балаларны бакчага түләүдән хөкүмәтебез, гомумән, азат итте.
- Моннан ярты ел элек 3 яшькә кадәрге балаларны бакчага урнаштыру проблемасы тулысынча хәл ителде дип язган идек. Узган елда шәһәрнең берничә балалар бакчасында муниципалитетның, предприятиеләрнең матди ярдәме белән яңа төркемнәр ачылды, республикада барган «Бәләкәч» программасы да бу эшкә билгеле бер дәрәҗәдә булышты. Бу юнәлештә эшләр ничек тора?
- Камиллеккә чикләр булмаган кебек, сабыйларны урнаштыруның яңа ысулларын тормышка ашырабыз. Элек 3 яшьтән зуррак балаларны бакча белән тәэмин итәргә кирәк дип уйласак, хәзер 2,5 яшьтән зуррак бәләкәчләрне бакчага урнаштыруны үзебез өчен бурыч итеп куйдык. Моның өчен муниципаль бюджетта 10 миллион сум акча каралган. Быел 18, 26, 33, 34нче балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачылачак. 33, 34нче балалар бакчаларында ремонт эшләре тәгәлләнү алдында. Барысы 200 балага урын була.
- Авылларда балалар бакчалары ачу каралганмы?
- Авылларда, әгәр аларда сабыйлар булса, аларны бакчага урнаштыруда бернинди чатаклык булырга тиеш түгел. Күпчелек авылларда балалар бакчасы инде күп еллар дәвамында, халык ихтирамын казанып, әйбәт кенә эшли. Быел Карамалы Тау һәм Бишнәдә балалар бакчасы ачу планлаштырыла, Мамадыш-Әкилдә һәм Мулла Илендә балалар бакчалары бүген-иртәгә эшли башлый. Осиновоның 25нче бакчасында яңа төркем ачуны планга керттек. Шул ук вакытта яшьләр микрорайоны булып саналган һәм «Социаль ипотека» программасы буенча күп катлы яңа торак йортлар төзелә торган Мирныйга яңа балалар бакчасы кирәк. Әмма, сабыен балалар бакчасына урнаштырып та, баласын йөртмәүче әти-әниләр бар. Алар балалар бакчасына коммуналь хезмәтләргә түгелгән чыгымны түли, әмма баласын йөртми, нәтиҗәдә баласын урнаштыра алмаучылар кырыйда калырга мәҗбүр: төркемнәр - исемлек буенча тулы, фактта, балалар саны җитми. Бала озак вакыт бакчага йөрмәсә дә, аның урынына бүтән сабыйны закон буенча урнаштырып булмый.
- Бүген балалар бакчасына йөрүче сабыйлар күпме?
- Хәзерге вакытта шәһәрдә - 24 һәм районда 28 балалар бакчасы бар. Һәм аларга 6951 бала йөри.
- Бүтән шәһәрләрдә хосусый балалар бакчалары ачыла. Бездә мондый төр бакчага ихтыяҗ бармы?
- Әйе, Казанда шундый 6 бакча эшли, быел тагын 10 бакча ачылыр дип көтелә. Мәгариф, белем һәм тәрбия бирү тармагына да эре инвесторлар килсен иде дип телибез. Алар өчен махсус грантлар да булачак, димәк, дәүләт тарафыннан кызыксындыру чаралары да күрелә. Былтыр шәһәрдә элеккеге пенсия идарәсе бинасында ачылган «Радуга» балалар бакчасы автономияле режимда эшкә кереште.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250