Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл хезмәтчәннәренә дан

РАЙОН САБАНТУЕНЫҢ ҮЗӘК МӘЙДАНЫНДА ТАНТАНАЛЫ ТӨСТӘ БҮЛӘКЛӘНҮЧЕ ХЕЗМӘТ АЛДЫНГЫЛАРЫ: - Иң яхшы механизатор - җаваплылыгы чикләнгән «Идел аръягы» җәмгыяте механизаторы Рафил Рәшит улы Кадыйровка мактаулы тасма тагылды һәм акчалата премия бирелде. Ул язгы кыр эшләрендә 1030 эталон гектар җир эшкәрткән; - Иң яхшы машина йөртүче - җаваплылыгы чикләнгән «Идел аръягы»...

РАЙОН САБАНТУЕНЫҢ ҮЗӘК МӘЙДАНЫНДА ТАНТАНАЛЫ ТӨСТӘ БҮЛӘКЛӘНҮЧЕ ХЕЗМӘТ АЛДЫНГЫЛАРЫ:
- Иң яхшы механизатор - җаваплылыгы чикләнгән «Идел аръягы» җәмгыяте механизаторы Рафил Рәшит улы Кадыйровка мактаулы тасма тагылды һәм акчалата премия бирелде. Ул язгы кыр эшләрендә 1030 эталон гектар җир эшкәрткән;
- Иң яхшы машина йөртүче - җаваплылыгы чикләнгән «Идел аръягы» җәмгыяте машина йөртүчесе Мансур Сөләйман улы Акмаловка мактаулы тасма тагылды һәм акчалата премия бирелде. Ул язгы кыр эшләрендә 427 мең тонна-километр эш башкарган;
- Иң яхшы теплица хезмәткәре - «Майский» комбинаты хезмәткәре Татьяна Павловна Горбушкинага мактаулы тасма тагылды һәм кыйммәтле бүләк бирелде. Ул һәр гектар җирдән 118 кг яшелчә җыеп алган;
- Иң яхшы сыер савучы - «Красный Восток - Агро» акционерлык җәмгыятенең Яшел Үзән филиалы сыер савучысы Мөршидә Хәлим кызы Бикмөхәммәтовага мактаулы тасма тагылды, акчалата премия бирелде. Ул кышкы айларда һәр сыердан 5752 литр сөт савып алган;
- Иң яхшы бозау караучы - «Красный Восток - Агро» акционерлык җәмгыятенең Яшел Үзән филиалы бозау караучысы Рушания Гаяз кызы Вәлиевага мактаулы тасма тагылды һәм акчалата премия бирелде. Ул бозауларның 96 процентын саклап калган;
- Иң яхшы кошчылык хезмәткәре - «Казан кош фабрикасы» акционерлык җәмгыятенең кош караучысы Гөлнур Ибраһим кызы Җәләлиевага мактаулы тасма тагылды һәм кыйммәтле бүләк бирелде. Ул 2012 елның беренче дүрт аенда 250 тонна ит җитештергән, кошның җитештерүчәнлеге 51,3 граммга җиткән.
ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕНДӘ ҺӘМ КЫШКЫ АЙЛАРДА МАЛЛАРНЫ КАРАУДА ИРЕШКӘН УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН «КРАСНЫЙ ВОСТОК»-АГРО» АКЦИОНЕРЛЫК ҖӘМГЫЯТЕ АКЧАЛАТА ПРЕМИЯ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘГӘН ЯШЕЛ ҮЗӘН ФИЛИАЛЫНЫҢ АЛДЫНГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:
- Игенчеләр: Илдар Илгиз улы Хәмитов, Данил Равил улы Җиһангиров, Вагыйзь Зөфәр улы Хәмитов, Илшат Гарәф улы Фатыйхов;
- Терлекчеләр: Искәндәр Солтан улы Сагиев, Әминә Сәлимулла кызы Садриева;
- Механизаторлар: Рөстәм Мансур улы Гайнуллин, Илдар Юныс улы Төхвәтуллин, Җәүдәт Илдус улы Салаватов, Олег Геннадьевич Глебов;
- Менеджер Рәмзия Җамалетдин кызы Фәсхетдинова.
ЯХШЫ УҢЫШ АЛЫП НАМУСЛЫ ЭШЛӘҮЛӘРЕ ӨЧЕН «МАЙСКИЙ» КОМБИНАТЫ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘКЛӘР БИРГӘН ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:
- Яшелчә үстерү осталары: Гөлнур Габетдин кызы Хәкимова, Кадрия Газизҗан кызы Гумерова, Динара Рәис кызы Шиткова, Эльмира Константиновна Юзеева;
- Механизаторлар: Сергей Михайлович Турков, Нәкыйп Нәгыйм улы Сибаев, Иван Алексеевич Малахаев;
- Әйдәүче инҗенерлар: Михаил Владимирович Огнев, Василий Иванович Степанов.
ЮГАРЫ ҖИТЕШТЕРҮ КҮРСӘТЕП, НАМУСЛЫ ЭШЛӘГӘННӘРЕ ӨЧЕН «КАЗАН КОШЧЫЛЫК ФАБРИКАСЫ» АКЦИОНЕРЛЫК ҖӘМГЫЯТЕ КЫЙММӘТЛЕ ПРИЗЛАР ҺӘМ МАКТАУЛЫ ТАСМАЛАР БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘГӘН ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:
- Люция Кәримулла кызы Гумерова, Елена Ивановна Зиннәтова, Алсу Әхмәт кызы Масаева, Әлфинур Гаделҗан кызы Сибгатуллина.
ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОН ХАКИМИЯТЕ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘКЛӘР БИРГӘН АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:
- «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы машина йөртүчесе Александр Михайлович Чибирев;
- «Күгәй»күмәк хуҗалыгы механизаторы Рафил Гомәр улы Мифтахетдинов.
«ОВОЩЕВОД» КҮМӘК ХУҖАЛЫГЫ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘКЛӘР БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНГӘН АЛДЫНГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:
- Рафас Нотфулла улы Сафиуллин, Шатгөлем Зиннәтҗан кызы Тарасова, Светлана Григорьевна Сөләйманова.
ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИНВЕСТОР «ТАТПЛОДООВОЩПРОМ» АКЧАЛАТА ПРЕМИЯ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘГӘН «ПРОГРЕСС» ҖӘМГЫЯТЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:
- Камил Рәшит улы Хәбибуллин, Илдус Шиһап улы Насретдинов.
НАМУСЛЫ ХЕЗМӘТЛӘРЕ ӨЧЕН «МАРС» КРЕСТЬЯН ФЕРМЕР ХУҖАЛЫГЫ АКЧАЛАТА ПРЕМИЯ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘГӘН ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:
- Иван Николаевич Максимов, Рифгать Фәргать улы Гаязов.
ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА «АВАНГАРД» АКЦИОНЕРЛЫК ҖӘМГЫЯТЕ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘКЛӘР БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘГӘН АЛДЫНГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:
- Виталий Александрович Гришин, Инсаф Йосыф улы Вәлиуллин.
ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА «АЛТЫН БАШАК» ҖӘМГЫЯТЕ АКЧАЛАТА ПРЕМИЯ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘГӘН АЛДЫНГЫ ХЕЗМӘТКӘРЕ:
- Фиргать Гайнетдин улы Шәйхетдинов.
ӘЙБӘТ НӘТИҖӘЛӘРГӘ ИРЕШКӘН ӨЧЕН ЯШЕЛ ҮЗӘН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ХАКИМИЯТЕ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘК БИРГӘН ГАИЛӘ ФЕРМАСЫ башлыгы:
- Светлана Илсур кызы Идиатуллина гаилә фермасы.
И.Салихҗан
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев